Энциклопедия
белешмәлекнең бер төре / From Wikipedia, the free encyclopedia
Фәнни белемнең бер яки барлык тармакларыннан җыелган мәгълүмат тупланмасы булган белешмә чыганагы төрен энциклопедия дип атыйлар.[1]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Энциклопедия | |
Кыскарулар җәдвәле аббревиатурасы | энцикл. |
---|---|
Моңа өлешчә туры килә | фәрһәнг[d] |
Энциклопедия Викиҗыентыкта |
Энциклопедияләр мәкалә яки кертемнәрдән тора, гадәттә әлифба тәртибе буенча оештырыла.[2] Энциклопедия кертемнәре күпчелек сүзлекләрнекеннән озынрак һәм тирәнрәк.[2] Сүзләр турында тел белеме мәгълүматына басым ясаган сүзлек кертемнәреннән аермалы буларак, энциклопедия мәкаләләре тасвирлаган әйбер яки төшенчә турында фактик мәгълүматка юнәлгән.[3][4][5][6]
Беренче энциклопедияләр 2000 ел элек тирәсе барлыкка киләләр; сакланылган иң борынгысы Плиний Аксакал (ингл.) тарафыннан якынча 77 ел тирәсендә әзерләнгән Табигать тарихы (ингл.) булып тора. Заманча энциклопедияләр 17 гасыр тирәсендә сүзлекләрдән үсеп чыккан феномен.
Энциклопедия сүзе Койне грекча (ингл.) ἐγκυκλοπαιδεία,[7] грекча ἐγκύκλιος παιδεία[8] "гади мәгариф" мәгънәсенә туры килүче энкыклиос паидеиа сыман транслитерацияләнгән сүзтезмәсеннән чыга: энкыклиос (ἐγκύκλιος) мәгънәсе "капсаган, кабатланган, еш кирәк булган, гади"[9] + паидеиа (παιδεία) мәгънәсе "мәгариф, баланы үстерү",[10] ләкин латин манускриптларны күчерүчеләрнең хаталары сәбәпле бер сүз буларак кыскартылган[11]. Сүзтезмәне "тулы өйрәтү" яки "тулы белем" буларак тәрҗемә итеп була.