Эксклав
илнең төп территориясеннән аерылган һәм башка (бер яки берничә) дәүләт территориясе белән әйләндереп алынган суверен булмаган төбәк. / From Wikipedia, the free encyclopedia
Эксклав (бор. грек. ἐξ «– нан, – нән» + лат. clavis «ачкыч» сүзләреннән) — илнең төп территориясеннән аерылган һәм башка (бер яки берничә) дәүләт территориясе белән әйләндереп алынган суверен булмаган төбәк. Бер үк территория үзе буйсынган ил өчен эксклав һәм шул ук вакытта үзе буйсынмаган, ләкин аның территориясе белән әйләндереп алынган дәүләт өчен анклав булып тора. Диңгезгә чыгу юлы булган эксклав ярымэксклав дип атала. Халыкара Диңгез кануны(рус.)татар. буенча, башка илләр флотына ярымэксклавка керү юлын томалау рөхсәт ителми.[2].