From Wikipedia, the free encyclopedia
Экваториа́ль Гвине́я Җөмһүрияте́ (исп. República de Guinea Ecuatorial [reˈpuβlika ðe ɣiˈne.a ekwatoˈɾjal], фр. République de Guinée équatoriale, порт. República da Guiné Equatorial) — Үзәк Африкада урнашкан дәүләт. Камерун һәм Габон дәүләтләре белән чиктәш. Гвинея култыгы тарафыннан юыла. Башкаласы — Малабо шәһәре.
Экваториаль Гвинея | |
исп. República de Guinea Ecuatorial фр. République de Guinée équatoriale порт. República da Guiné Equatorial | |
Байрак[d] | Илтамга[d] |
Нигезләнү датасы | 12 октябрь 1968 |
---|---|
Рәсми исем | Guinée équatoriale, la République de Guinée équatoriale[1], República de Guinea Ecuatorial һәм República de Guinea Equatorial |
Кыскача исем | 🇬🇶, 赤几 һәм 赤幾 |
ХФӘ билгесе | ɛkʋɑtu'ɾɪɑːlgɪneːɑ |
Гомер озынлыгы | 57,681 ел[2] |
... хөрмәтенә аталган | Гвинея култыгы һәм Ekvator |
Демоним | Equatoriaal-Guineeër[3], Equatorial Guinean, Equatoguinean, egyenlítői-guineai, ækvatorialguineaner, guineoecuatorieni, guineoecuatorian, guineoecuatoriană, বিষুবীয় গিনীয়, equatoguineano, equatoguineana, equatoguineani, equatoguineane, ecuatoginean, ecuatoguineanu, ecuatoguineana, équatoguinéen, Ekvatorgvineano, équatoguinéenne, Équatoguinéen[1], Équatoguinéenne[1], מגינאה המשוונית, ecuatoguineano, ecuatoguineana, ecuatoguineana, ecuatoguineane, ecuatoguineani, ecuatoguinean, equatoguineà, equatoguineana, غيني ستيوائي, غينية ستيوائية, غينيين ستيوائيين һәм غينيات ستيوائيات |
Рәсми тел | испан теле[4], француз теле[4] һәм португал теле[4] |
Гимн | Экваториаль Гвинея гимны[d] |
Мәдәният | Экваториаль Гвинея мәдәнияте[d] |
Шигарь тасвирламасы | Бердәмлек, тынычлык, гаделлек[d] |
Шигарь тексты | Unidad, Paz, Justicia |
Дөнья кисәге | Африка[5] |
Дәүләт | Экваториаль Гвинея |
Башкала | Малабо[d] |
Сәгать поясы | UTC+01:00[6] |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Атлантик океан |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Үзәк Африка |
Иң көнчыгыш ноктасы | 1°35′22″ т. к. 11°30′00″ кч. о. |
Иң төньяк ноктасы | 3°47′ т. к. 8°43′ кч. о. |
Иң көньяк ноктасы | 1°28′25″ к. к. 5°38′32″ кч. о. |
Иң көнбатыш ноктасы | 1°24′49″ к. к. 5°37′00″ кч. о. |
Геомәгълүматлар | Data:Equatorial Guinea.map |
Иң югары ноктасы | Пико Базиле[d] |
Иң түбән ноктасы | Атлантик океан |
Дәүләт башлыгы вазыйфасы | Экваториаль Гвинея президенты[d] |
Ил башлыгы | Теодоро Обианг Нгема Мбасого[d] |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | Экваториаль Гвинея премьер-министры[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Мануэла Рока Ботей[d] |
Министрлар кабинеты | Экваториаль Гвинея министрлар советы[d] |
Башкарма хакимият | Экваториаль Гвинея хөкүмәте[d] |
Канунбирү органы | Экваториаль Гвинея парламенты[d] |
Үзәк банкы | Үзәк Африка дәүләтләре банкы[d] |
Дипломатик мөнәсәбәтләр | Бразилия, Германия, Корея Халык Демократик Җөмһүрияте[7], Кытай, Кытай Җөмһүрияте, Америка Кушма Штатлары, Россия, Гөрҗистан һәм Испания |
Әгъзалык | Берләшкән Милләтләр Оешмасы, АБ, Португал телле илләр берләшмәсе, Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы[d], Халыкара үсеш ассоциациясе[d], Халыкара финанс корпорациясе[d], Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык[d], Африка үсеш банкы[d], Африка, Кариб диңгезе һәм Тын океан дәүләтләре[d], Үзәк Африка дәүләтләре банкы[d], Африка илләре сәүдә хокукын гармонизация оешмасы[d], Интерпол[8][9], ХКТО[d][10][11], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы[12], АФРИСТАТ[d], Гвинея култыгы комиссиясе[d], Бөтендөнья почта берлеге[13][14], Халыкара телекоммуникацияләр берлеге[d][15], Франкофония[d], ОПЕК, Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы[16], Үзәк Африка илләре икътисади берлеге[d] һәм Бөтендөнья таможня оешмасы[d][17] |
Балигълык яше | 18 яшь[18] |
Никахка керү яше | 12 яшь |
Халык саны | 1 267 689 (2017)[19] |
Ир-ат халкы | 821 881[20], 844 153[20], 863 375[20] һәм 883 926[20] |
Хатын-кыз халкы | 731 149[20], 751 896[20], 771 091[20] һәм 790 982[20] |
Административ бүленеше | Аннобон (провинция), Төньяк Биоко[d], Көньяк Биоко[d], Чентро-Сур[d], Ке-Нтем[d], Литорал[d], Веле-Нзас[d] һәм Джиблохо[d] |
Акча берәмлеге | КФА BEAC франкы[d] |
Номиналь тулаем эчке продукт | 12 269 393 392 $[21] һәм 11 813 908 448 $[21] |
Кеше потенциалы үсеше индексы | 0,596[22] |
Үз-үзенә кул салулар күрсәткече | 16,4[23], 16,5[23], 16,7[23], 13,7[23] һәм 15,5[23] |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 8 ± 1 процент[24] |
Нәрсә белән чиктәш | Камерун һәм Габон |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[d][25] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт |
Электр аергычы төре | Europlug[d][26] һәм CEE 7/5[d][26] |
Алыштырган | Испан Гвинеясе (1926-1968)[d] |
Кулланылган тел | испан теле, француз теле, фанг теле, буби теле[d], Фернандо-по (диалект)[d], Kombe[d], Seki[d], Yasa[d], Lengue[d], квасио теле[d], Gyele[d], аннобон теле[d], Benga[d] һәм Noho[d] |
Мәйдан | 28 051 ± 1 км² |
Рәсми веб-сайт | guineaecuatorialpress.com |
Һәштәге | EquatorialGuinea |
Югары дәрәҗәле Интернет домены | .gq |
Тематик география | Экваториаль Гвинея географиясе[d] |
Феноменның икътисады | Экваториаль Гвинея икътисады[d] |
Феноменның демографиясе | Экваториаль Гвинея халкы[d] |
Мәктәптә укымаган балалар саны | 50 071[27] |
Өстәлгән кыйммәт салымы күләме | 15 процент |
Тулаем туулар коэффициенты | 4,835[28] |
Шәһәр халкы | 1 127 920[20], 1 166 712[20], 1 202 330[20] һәм 1 239 599[20] |
Авыл халкы | 425 111[20], 429 337[20], 432 136[20] һәм 435 309[20] |
Демократия индексы | 1,92[29] |
BTI Governance Index | 3,41[30] һәм 3,33[31] |
BTI Status Index | 3,02[30] һәм 2,97[31] |
Туым күрсәткече | 31,874[20], 31,174[20], 30,498[20] һәм 29,865[20] |
Үлем күрсәткече | 8,582[20], 9,026[20], 9,042[20] һәм 8,708[20] |
Илнең мобиль коды | 627 |
Илнең телефон коды | +240 |
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны | 112[d][32], 115[d][32], 113[d][32] һәм 114[d][32] |
Диңгездәге идентификацияләү номеры | 631 |
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме | Төркем:Экваториаль Гвинеядә төшерелгән фильмнар[d] |
Экваториаль Гвинея Викиҗыентыкта |
Мәйданы — 28 051 км². Экваториаль Гвинея ике өлештән тора: кыйтга өлеше (26 мең км²) һәм утрау өлеше (2 мең км²). Дәүләтнең башкаласы Биоко утравында урнаша. Климат — экваториаль, даими дымлы. Айлык уртача температура — +24 — +28°.
2010 ел исәпләве буенча илдә 650 мең кеше яши. Уртача гомер озынлыгы — 62 ел. Халыкның 39 %-ы шәһәрләрдә яши. Этник состав ягыннан биредә нигездә фанг (86 %) һәм буби (7 %) халыклары гомер кичерә.
Экватор Гвинеясы көнбатыш ярда кыйтга өлешеннән (Рио-Муни), Кориско, Элоби-Гранде һәм Эло-би-Шико утраучыкларыннан һәм Гвинея култыгында Биоко (элегрәк Масис-Нгема-Бийого, аңа кадәр Фернандо-По) һәм Аннобин (Пагалу) утрауларыннан Көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт.
Экватор Гвинеясының мәйданы 28051 кв. км.
Экватор Гвинеясының башкаласы Биоко утравының төньягында Малабо (элеккеге Санта-Исабель). Иң эре шәһәрләр: Малабо (38 мең кеше), Бата (24 мең кеше) - кыйтга өлешенең иң эре шәһәре. Илнең административ-территориаль бүленеше: 7 провинция.
Экватор Гвинеясы - җөмһүрият. Дәүләт башы - президент. Хөкүмәт башы - премьер-министр. Канун бирүче орган - Халык вәкилләре палатасы.
Кыйтга өлешенең өслегенең күпчелек өлеше 600-900 м биеклектәге (иң югарысы 1200 м) таулы-калкулыклы җир, яр буенда - түбән тигезлекләр тасмасы.
Илнең җирләре эчендә марганис, уран, нефть запаслары бар.
Илнең климаты тропик. Малабода уртача еллык температура +25°С, уртача еллык явым-төшемнәр 2000 мм дан артык. Яңгырлар фасылы декабрьдән февральга кадәр.
Иң төп елга - Мбини.
Мәңге дымлы экваториаль урманнар.
Леопард, крокодил, буйвол, бәһәмүт, кәркәдә, маймыллар, антилопа, күп еланнар һәм кошлар хас.
Халык саны якынча 454 000 кеше (берничә ун мең кеше илдә сәяси хәл авыр булганга эмиграциядә яши дип исәпләнә), халыкның тыгызлыгы - 1 кв. км га 16 кеше. Этник төркемнәр: фанг - 80%, буби - 15%. Телләр: Испан теле (дәүләт теле), фанг (банту төркеме телләренең берсе), буби.
Экватор Гвинеясы территориясы португалиялеләр тарафыннан XV гасыр ахырында ачылган, ә XVI гасырлар ахырыннан утрауларның колонизациясе башланган. Экватор Гвинеясы территориясенә шулай ук Испания, Голландия һәм Бөекбритания претензия ясаган. 1778 елдан бирле - Испан Гвинеясы исеме астында Испания биләмәсе. 1960 елдан бирле Испаниянең "диңгез арты провинциясе". 1964 елда аңа эчке автономия бирелгән. 1968 елның октябреннан Испания Гвинеясы - Экватор Гвинеясы атамасы астында бәйсез дәүләт. 1991 елда яңа конституция хупланган. 1992 елда күп фиркале система кертелгән.
Икътисадның нигезе - экспортка авыл хуҗалыгы культуралары һәм урман кисү җитештерү. Төп экспорт культуралар: какау, кофе, бананнар, май пальмасы. Урманнарда кыргый май пальмасы җимешләрен җыю, каучык бирүче үсемлекләрнең суын һәм кыйммәтле агачлар әзерләү. Хайван үстерү бик үк үсеш алмаган. Балыкчылык. Авыл хуҗалыгы чималы һәм агач беренчел эшкәртүе. Экспорт: какау, кофе, агач. Акча берәмлеге - КФА франкы.
Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003, составители И.О. Родин, Т.М. Пименова.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.