From Wikipedia, the free encyclopedia
Щёлкино (рус. Щёлкино, укр. Щолкіне, кырымтат. Şçolkino, Щёлкино) — Кырымның Җиде Кое районында урнашкан шәһәр. Халык саны — 11 169 кеше (2014).[9]
Шәһәр
|
Шәһәр Кырым ярымутравының көнчыгышында, Азак диңгезе буенда, Казантип борыны янында, Керичтән 75 км көнбатыштарак урнашкан.
Шәһәр физик-төшче Кирилл Щёлкин (1911—1968) исемен йөртә.
Щёлкино Кырымның иң яшь шәһәре булып тора. Ул 1978 елда Кырым АЭСы төзүчеләре бистәсе буларак нигезләнгән. Әмма 1987 елда, Чернобыль һәлакәте сәбәпле, төзелеш башта вакытлыча туктактыла, ә 1989 елда АЭС төзелешеннән баш тартыла.
1989[10] | 2002[11] |
---|---|
14 659 | 11 699 |
Сәнәгый ширкатләр шәһәрдә юк. Шәһәрлеләр матди кеременең нигезе — туристик һәм сәүдә эшмәкәрлеге. Хәзерге вакытта шәһәр ял урыны буларак үсә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.