Шүлгәнташ
From Wikipedia, the free encyclopedia
Шүлгәнташ мәгарәсе — Башкортстанның Бөрҗән районында, Агыйдел елгасының уң як ярында, Шүлгәнташ тыюлыгы биләмәсендә урнашкан. Ул Көньяк Уралдагы бурташ, гипс, доломит кебек тау токымнарыннан торган мәгарәнең иң зурларының, иң матурларының берсе, борынгы сәнгате ядкәре[3].
Шүлгәнташ | |
баш. Шүлгәнташ | |
Нигезләнү датасы | 17 август 1965 |
---|---|
IUCN тарафыннан якланучы зоналар төркеме | категория МСОП III: памятник природы[d] |
Дәүләт | Россия[1] |
Административ-территориаль берәмлек | Бөрҗән районы |
Ачыш датасы | 1950 |
Гамәлдән чыгу датасы | 19 март 2014 |
Мирас статусы | Бөтендөнья мирасы алисемлегенә керә торган объект[d] һәм федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d] |
Озынлык | 3045 метр[2] |
Рәсми веб-сайт | shulgan-tash.ru/cave-shulgan-tash-kapova/ |
Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелү критерие | (i)[d] һәм (iii)[d] |
Шүлгәнташ Викиҗыентыкта |
Мәгарә палеолит дәверендә яшәгән тәүтормыш кешесенең петроглифлар (таштагы сурәтләр) аша билгеле[4].
Мәгарә янында «Шүлгәнташ» музей-экскурсион комплексы һәм спелеология лабораториясе ачылган, шулай ук чолыкчылык һәм умартачылык музее бар.
1965 елда Шүлгәнташ табигать һәйкәле итеп игълан ителә.
2009 елдан Шүлгәнташ мәгарәсе Башкортстандагы җиде могҗизаның берсе дигән статус ала.
«Шүлгәнташ» атамасы мәгарәгә кергән җирдә Агыйделгә кушылган Шүлгән елгасы исеменнән һәм башкорт телендәге «таш» сүзеннән килеп чыккан. Шулай ук борынгы башкорт диалектында «шу мәрхүм» «су үлгән, юкка чыккан» дигәнне аңлата, ягъни, «су ташта үлгән» яки «су таш астына киткән» мәгәнәсендә. Моннан тыш, Шүлгән — башкорт халкының борынгы «Урал батыр» кобаеры персонажы, аның төп герое Урал батырның абыйсы.
Рус тикшеренүчеләре Шүлгәнташны «Капова» мәгарәсе дип атауның ике фаразы бар: беренчесе — тамчы тамуы аңлаткан «кап-кап» рус ымлыгыннан (мәгарәдә һәр вакыт тамчы тамган тавыш ишетергә мөмкин), икенчесе — «капище» (храм), мәҗүсиләрнең гыйбадәтханәсе дип раслаудан. Чөнки бик борынгы заманнардан бирле, язмадан алда, мәгарәләр гыйбадәтханә булганлыгы дәлилләнде, кыядагы сурәтләр дә шул максатка хезмәт иткәнлеге исбатланды. Башкорт легендаларыннан һәм археологик казылмалардан билгеле булуынча, урта гасырларда да Шүлгәнташ гыйбадәтханә ролен үтәгән, мәгарәдә мәҗүси йолалар башкарылган[5].