From Wikipedia, the free encyclopedia
Шри Ауробиндо (Бенгаль телендә: শ্রী অরবিন্দ), (Инглиз телендә: Sri Aurobindo); туганда исеме: Ауробиндо Гхош (Бенгаль телендә:অরবিন্দ ঘোষ), (Инглиз телендә:Aurobindo Ghosh (Ghose); (1872—1950) — Һинд дине фәлсәфәчесе, шагыйрь, йогин, гуру һәм Интеграль йогага нигез салучы.
Шри Ауробиндо | |
---|---|
Туган телдә исем | бенг. অরবিন্দ ঘোষ |
Әйтелеш | |
Туган | 15 август 1872[1][2][3][…] Sri Aurobindo Bhawan[d], Ward No. 63, Kolkata Municipal Corporation[d], Borough No. 7, Kolkata Municipal Corporation[d], Кәлкүттә, Британия империясе[4] |
Үлгән | 5 декабрь 1950[1][2][3][…] (78 яшь) Пондишери, Франция |
Ватандашлыгы | Британия Һиндстаны Һиндстан[5] |
Әлма-матер | Школа Святого Павла[d], Кембриҗ кыйрал көллияте[d] һәм Loreto Convent[d] |
Һөнәре | шагыйрь, тәрҗемәче, фәлсәфәче, эссече, язучы, әдәби тәнкыйтьче, профессор, сәясәтче, дәүләт хезмәткәре, инкыйлабчы, йогин, principal, мөхәррир, Vice-principal |
Эш бирүче | Бароданың Маһараҗа Саяҗирао университеты[d] |
Җефет | Mrinalini Devi[d] |
Ата-ана | |
Кардәшләр | Barindra Kumar Ghosh[d], Manmohan Ghose[d], Sarojini Ghosh[d] һәм Benoy Bhushan Ghosh[d] |
Ауробиндо Гхош Калькуттада 1872 елның 15 августында туган. Аның әтисе, доктор Кришна Дхан Гхош, Бенгалиядә Рангапурның даирә хирургы булган, әнисе Сварналата Деви, Брахмо-самадж дини-реформаторлык җәмгыятенең эшчәне Раджнараян Басуның кызы булган. «Aurobindo» исеме Санскрит килеп чыгышлы, «अरविन्द» (aravinda), Санскрит телендә «арави́нда» дип әйтелә һәм «лотос» дигән мәгънәдә. Англиядә булганда, Ауробиндо исемен «Aravinda» дип язган, Бародада — «Aravind» яки «Arvind», ә Бенгалиягә күчкәч — «Aurobindo» (инглиз «au» хәрефтезмәсе бары тик «о» дип әйтелә). Бенгаль фамилиясе «Ghose» дип әйтелә — һәм Инглиз телендә гадәттә — «Ghosh» дип языла да («Гош» дип әйтелә); Инглиз академик чыганакларында Шри Ауробиндо исеме еш «Arabindo Ghosh» төрендә очрый. Тумыштан бирле аңа икенче Инглиз исеме дә бирелгән булган. Ике үз туганнары белән ул Инглиз мәдәнияте рухында тәрбияләнгән булган. Биш яшендә Дарджилингта Ирландия монастырь мәктәбенә йөри башлаган. Ике елдан соң (1879 елда) ул Англиягә җибәрелгән — анда ул Кембриджның Патша колледжында белем алуын тәмамлаган. Нәтиҗәдә Ауробиндо камил итеп борынгы грек телен, латин телен, инглиз телен һәм француз телләрендә сөйләшкән, немец, итальян һәм испан телләрендә укыган. Аның багажында, шуннан соң Ауробинда гомер буена кулланган инглиз телендә оста итеп язылган шигырьләр, поэмалар, пьесалар.
Көнбатыш белемен алып һәм Һиндстанда кайтып (1893 елда), Шри Ауробиндо үзен Санскрит телен, хәзерге Һинд телләрен, фәлсәфи системаларны һәм Һиндстанның борынгы изге китапларын — Упанишадалар, Бхагавад Гита, Рамаяна һәм Веда өйрәнүгә багышлаган.
Шуннан соң 13 елда Шри Ауробиндо Барода шәһәре (хәзер Вадодара), хөкүмәтендә төрле вазифалар башкара, биредәге университетында инглиз һәм француз әдәбиятын укыта, ә 1906 елда Калькуттага күчә, анда ул Милли колледжның ректоры булып китә. Һиндстанда беренче көннәреннән бирле Шри Ауробиндо бертуктаусыз илдә сәяси халәтне күзәтә. 1905 елда Бенгалияне беренче бүлүдән соң Шри Ауробиндо ачык рәвештә Һинд милли-азатлык хәрәкәтенә кушыла. Сигез ел эчендә (1902—1910) ул актив рәвештә илнең сәяси тормышында катнаша, бу ике мәртәбә аны соңыннан аклану белән арестларга китерә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.