Чәүкә
From Wikipedia, the free encyclopedia
Чәүкә (лат. Corvus monedula) — карга кошлар семьялыгыннан каргалар ыругының кошы. Гәүдә озынлыгы 34–39 см, авырлыгы 175–280 г. Каурыйлар кара төсеннән көмешсыман сорыга кадәр (баш һәм күкрәк). Күзнең төсле катлавы ак диярлек. Паркларда, бакчаларда, кыяларда төркемнәре белән оялыйлар.
Кыска фактлар Чәүкә, Халыкара фәнни исем ...
Чәүкә | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Coloeus monedula L., 1758[1][2][3][…] |
Таксономик ранг | төр[1][4][2][…] |
Югарырак таксон | Галки[d] |
Коллаж | |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d], Collier's New Encyclopedia, 1921[d] һәм The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d] |
Ябу
Ояны агач куышына ясыйлар. Киң таралган кошлар. Евразия һәм Төньяк Африкада очрыйлар. Ерак Көнчыгышта чәүкәгә охшашлы даурия чәүкәсе дигән төре таралган. Европа һәм даурия чәүкәләре бергә Coloeus асыругыны тәшкил итәләр.