![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/d/dc/Sweetbay_Magnolia_Magnolia_virginiana_Flower_Closeup_2242px.jpg/640px-Sweetbay_Magnolia_Magnolia_virginiana_Flower_Closeup_2242px.jpg&w=640&q=50)
Чәчәкле үсемлекләр
From Wikipedia, the free encyclopedia
Чәчәкле үсемлекләр, яки ябыкорлыклылар [1] ( лат. Magnoliophyta яки Ангиосперма бор. грек. ἀγγεῖον - савыт, σπέρμα - орлык) - җенси үрчү әгъзасы - чәчәк, ә аның эчендә орлык бөресе булган үсемлекләр. Аларда орлык яралгысы җимешлекнең җимшәне эчендә генә барлыкка килә. Вакыт узу белән җимшән — җимешкә, орлык яралгысы орлыкка әверелә. Шулай итеп, орлыклар һәрвакыт җимеш эченә яшеренгән була.
Чәчәкле үсемлекләр | |
---|---|
![]() | |
Халыкара фәнни исем | Angiospermae |
Югарырак таксон | семенные растения[d] |
Коллаж | ![]() |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Әрмән совет энциклопедиясе[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d] һәм The New Student's Reference Work[d] |
Чәчәкле үсемлекләргә икеләтә аталану хас. Серкә, җимешлек авызчыгына шытып кергәндә, ике спермий барлыкка килә. Аларның берсе — күкәй күзәнәк белән, ә икенчесе яралгы капчыгының үзәк күзәнәге белән кушыла. Беренче кушылу нәтиҗәсендә — яралгы, ә икенчесендә эндосперм ясала.
1995 елда чыккан Татарстан Республикасының Кызыл китабына чәчәкле үсемлекләрнең 398 төре кертелгән [2][3]