![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/3/32/Luga003.jpg/640px-Luga003.jpg&w=640&q=50)
Чишмә елгасы
елга / From Wikipedia, the free encyclopedia
Чишмә (лат. тат. Çişmə, рус. Шешма) елгасы, Каманың сул кушылдыгы. Самар өлкәсендә башлана (Лениногорск шәһәреннән 28 км көньяктарак), Татарстанның Түбән Кама районының Иске Чишмә авылы янында Куйбышев сусаклагычына коя. Озынлыгы 259 км (Татарстан чикләрендә 227 км), бассейнының мәйданы 6040 км². Төп кушылдыклары: Урман Чишмәсе, Куак, Чөкәнеш, Кичү, Талкыш. Елга тамагында еллык су агышы катламы уртача 112 мм. Су агашы көйләнгән. Җир асты сулары белән туена. Суының иң аз вакытындагы минеральләшүе 600—700 мг/л. Урта һәм түбән агымында су баса торган болыннар. Татарстан Республикасының табигать истәлеге (1978).
Кыска фактлар География, АТБ ...
![]() | |
География | |
---|---|
АТБ | Татарстан, Самар өлкәсе |
Ил | Россия |
Координатлар | 54°18'49.02"тн, 52°24'8.88"кнч, 55°23'0.62"тн, 51°14'0.19"кнч |
РДСР | 11010000212112100003525 |
Нинди сулыкка коя | Чулман ![]() |
Бассейн мәйданы | 6200 км² ![]() |
Озынлык | 259 километр ![]() |
Су чыгымы | 11,1 м³/с ![]() |
![]() |
Ябу
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Чишмә (мәгънәләр) битенә күчегез.