From Wikipedia, the free encyclopedia
Чиста күл — Татарстан Республикасы Лаеш районындагы күл. Татарстан АССР Министрлар Советының 1978 елның 10 гыйнварындагы 25 номерлы карары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 29 декабрендәге 644 номерлы карары белән региональ әһәмияттәге табигый һәйкәл дип танылган.
Чиста күл — карст күренешләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән күл.[1]. Татарстанның Лаеш районында Чистое Озеро авылыннан 2,7 км көнчыгыштарак урнашкан. Су өслеге катлаулы формада. Күлнең озынлыгы 820 м, максималь киңлеге 220 м. Су өслеге мәйданы 7,77 гектар. Уртача тирәнлеге 4 м.[2]
Күлнең күләме 130 мең м³. Җир асты суларе белән тотрыклы туена. Зәңгәрсу төстәге су, исез, катылыгы 1 ммоль/л дан кимрәк, минерализациясе 51,1 мг/л, үтә күренмәлеге 90 см. Гидробонатлы кальций — суның химик тибы.
Татарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской Энциклопедии
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.