![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/7/76/Ceres_-_RC3_-_Haulani_Crater_%252822381131691%2529_%2528cropped%2529.jpg/640px-Ceres_-_RC3_-_Haulani_Crater_%252822381131691%2529_%2528cropped%2529.jpg&w=640&q=50)
Церера (кәрлә планета)
астероид / From Wikipedia, the free encyclopedia
Церера (1 Ceres, символ: )[8] — астероид төрендәге кәрлә планета. Церераны 1801 елның 1 гыйнварда кичен Палермо астрономия обсерваториясендә итальян астрономы Джузеппе Пьяцци ача. Бу астероидлар поясындагы иң массалы күк җисеме, һәм ул зурлыгы буенча зур планеталарның иярченнәреннән зуррак. Озак вакыт Церера планета булып санала, аннары аны астероид дип карый башлыйлар, ә 2006 елның 24 августында Халыкара астрономия берлегенең XXVI генераль ассамблеясендә аны кәрлә планеталар исемлегенә кертәләр. 950 км диаметрлы буларак, Церера хәзерге вакытта астероидлар поясындагы иң зур һәм массалы җисем, һәм ул пояс массасының 32 % тәшкил итә. Күптән түгел генә булган күзәтүләр буенча, ул, күпчелек кече җисемнәрдән аермалы буларак, йомры рәвештә. Церераның өслеге, мөгаен, су бозы һәм гидратланган минераллар (карбонатлар һәм балчыклар) катнашмасыдан гыйбарәттер. Церера, чамалаулар буенча, таш төш, боз мантиясе, һәм, ихтимал, кайбер урыннарда кабык астында сыек су океаннарына да ия.
Церера | |
![]() | |
Масса | 9,393E+20 килограмм[1] |
---|---|
... хөрмәтенә аталган | Церера[d][2] |
Урын | Астероидлар билбавы |
Киләсе | 2 Паллада[3] |
Ачучы яки уйлап табучы | Пиацци, Джузеппе[d][4][5] |
Ачыш датасы | 1 гыйнвар 1801[5][6] |
Астраномик ачыш урыны | Палермская астрономическая обсерватория[d] |
Кече планета төркеме | Астероидлар билбавы[6] |
Ана җисем | Кояш |
Апоүзәк | 2,985625408531 ± 1,1002E−11 а.б.[6] |
Периүзәк | 2,548883313217 ± 1,9207E−11 а.б.[6] |
Периүзәк аргументы | 73,42179714001 ± 6,6129E−8 °[6] |
Орбита эксцентриты | 0,078912531766 ± 4,7845E−12[6] |
Орбита авышлыгы | 10,58687960097 ± 4,6112E−9 °[6] |
Орбита дәвере | 1681,4038892446 ± 9,2941E−9 тәүлек[6] |
Әйләнү периоды | 9,07417 ± 1,0E−6 сәг[6] |
Зур ярымкүчәр | 2,767254360874 ± 1,0197E−11 а.б.[6] |
Калка төен озынлыгы | 80,254977722736 ± 6,179999E−8 °[6] |
Уртача аномалия | 60,078772822721 ± 6,5804E−9 °[6] |
Астероидның спектраль төре | астероид класса G[d][6] һәм С-төре астероиды[d][6] |
Күренмә йолдызча зурлык | 6,79[7] |
Абсолют йолдыз зурлыгы | 3,34[6] |
Альбедо | 0,09[6] |
Тыгызлык | 2,162 кубик смга ... грамм[6] |
Диаметры | 939,4 ± 3,6 km[6] |
![]() | |
![]() | |
Чор | 13 сентябрь 2023[d][6] |
Периастр вакыты | 2 459 919,8981048 ± 3,1199E−8 JD[6] |
Вакытлыча атамасы | 1899 OF, 1943 XB[6], A899 OF[6] һәм A801 AA[6] |
![]() |
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/5/58/Ceres_-_RC3_-_Haulani_Crater_%2822381131691%29.jpg/640px-Ceres_-_RC3_-_Haulani_Crater_%2822381131691%29.jpg)
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/1/16/Ceres_Earth_Moon_Comparison.png/640px-Ceres_Earth_Moon_Comparison.png)
Җирдән Церераның ялтыравы 6,7 дән 9,3 кадәр йолдыз зурлыгы тәшкил итә. Шуңа күрә аны гади күз белән күреп булмый. 2007 елның 27 сентяберендә НАСА Веста (2011–2012) һәм Церераны (2015) тикшерү өчен Dawn (КА) зондын очырган иде. Соңгысы аның өслеген җентекләп фотога төшереп алды. Американнар, бу фотоларны бер-бер артлы тезеп куеп, видеофильм ясаганнар.