From Wikipedia, the free encyclopedia
Хәлил Паша (төр. Halil Paşa) (1857 ел, Истанбул – 1939, Истанбул) – мәшһүр төрек рәссамы, Гаскәр рәссамнары буынының таныклы вәкиле. Портретлар, Истанбул, Каһирә пейзажлары һ.б. сурәтләре белән танылган.
Хәлил Паша | |
Туу датасы: | |
---|---|
Туу җире: | |
Үлем датасы: | |
Үлем җире: | |
Ил: | |
Әсәрләр Викиҗыентыкта |
1857 елда Истанбулның Бәйләрбәи вилаятендә дөньяга килә, гаиләсе чыгышы белән Родос җирләреннән була[1]. Бабасы Сәлим Паша, таныклы гаскәри, Әнкарада Мәктәб-и Хәрби уку йортына нигез салучыларның берсе[1].
Хәлил Паша Мөхәндисханә-и Берри-и Хөмәен (төр. Mühendishane-i Berrî-i Hümâyûnu) уку йортын (бүгенге Истамбул техник университетын) тәмамлый һәм сарай тарафларына эшкә билгеләнә, хәрби уку йортларында рәсем дәресләрен алып бара. Гозер-үтенечләре белән атасын аны Париж шәһәренә укырга җибәрергә күндерә[2]. 1889 елда бер сурәте өчен Париж халыкара күргәзмәсендәмедаль белән бүләкләнә.
Төркиягә кайту белән янәдән хәрби уку йортларында рәсем дәресләрен бирә башлый. 1906 елда Мәктәб-и Хәрби сафларына укытырга чакырыла һәм "Паша" дәрәҗәсенә лаек була[3]. Төркиядә икенче конституция дәвере башлану белән рәссамның дәрәҗәсе төшерелә, ул полковник буларак отставкага чыга һәм бар дәрте белән иҗатка бирелә.[3] Рәссам шәкертләре арасында Мөфидә Кадри, тарихка беренче хатын-кыз рәссам буларак кергән шәхес.
Соңрак Сәнәгый-и Нәфисә Мәктәб-и Алиси (төр. Sanayi-i Nefise Mekteb-i Alisi) уку йортында (бүгенге Мимар Сисан гүзәл сәнгатьләр университетында) укыта, 1917-1918 елларда аның белән җитәкчелек итә. 1914 елда Төркиядә Бәйсезлек өчен сугыш башлануы белән Мисырга Габбас Хәлим Паша тарафыннан чакырыла. Хәлил Паша "Мисыр сарайларына сурәтләре белән ямь кертүче" буларак таныла.[2]
1939 елның 20 августында Истанбулның Бәйләрбәи вилаятендә дөнья куя.[1][3]
Хәлил Пашаның өч улы булган. Өлкән улы Сәлим элекке Мисырның Шивекарь патшабикәсен хатынлыкка алган һәм Франциядә сәүдә белән шөгыльләнгән; уртанчы улы Хәлим Бәй яшьли вафат булган; кече улы Гали Хәлил Бәй, Парижда рәсем сәнгате буенча белем алган һәм укытучы буларак хезмәт иткән.[2]
Хәлил Паша иҗаты белгечләр тарафыннан ике дәвергә бүленә. Беренчесе реалистик һәм классик стиль юнәлешендә иҗат ителгән хезмәтләрдән, икенчече импрессионистик юнәлештә башкарылган хезмәтләрдән гыйбарәт.[3] "Мадам Х" сурәте белән рәссам Париж күргәзмәләренең берсендә бакыр медаль яулый[3].
Төрек кыл каләм сәнгатендә беренче булып яктылык төшү кануннарын өйрәнә һәм үзенең даһи сурәтләрен иҗат итә.[3]
Хәлил Пашаның Истанбулда Сакып Сабанҗы музеенда сакланган кайбер әсәрләре түбәндә китерелә:
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.