From Wikipedia, the free encyclopedia
Пла Хосефина (исп. Josefina Pla, 1903-1999) — Парагвай шагыйре, драматургы, шулай ук хикәяләр һәм романнар авторы, әдәби тәнкыйтьче. Нәфис керамика белән уңышлы шөгыльләнгән.
исп. Josefina Plá[1] | |
Җенес | хатын-кыз[2][3] |
---|---|
Ватандашлык |
Парагвай Испания |
Тугандагы исем | исп. María Josefina Teodora Plá Guerra Galvani[1] |
Туу датасы | 9 ноябрь 1903[3] |
Туу урыны | Лобос[d], Ла-Олива, Лас-Пальмас[d], Канар утраулары, Испания |
Үлем датасы | 11 гыйнвар 1999 (95 яшь) |
Үлем урыны | Асунсьон, Парагвай |
Җирләнгән урыны | Recoleta Cemetery, Asuncion[d] |
Ире яки хатыны | Julián de la Herrería[d][4] |
Язма әсәрләр теле | испан теле |
Һөнәр төре | шагыйрь, сынчы, язучы, журналист, керамист, тарихчы |
Эшчәнлек өлкәсе | шигърият |
Әгъзалык | International Academy of Ceramics[d][5] |
Жанр | лирическая поэзия[d] |
Бүләкләр | |
Автор буларак авторлык хокуклары халәте | әсәрләре авторлык хокуклары белән якланган[d] |
Хосефина Пла Викиҗыентыкта |
Шулай ук билгеле җәмәгать эшмәкәре, хатын-кыз хокуклары өчен көрәшче буларак та билгеле.
Хосефина Пла Канар утрауларында, Фуэртевентура утравынан ике километр төньяктарак урнашкан кече генә Лобос утравында туа. Аның туган көне ачык билгеле түгел. Иҗатын өйрәнүче һәм аның биографы, Аргентина шагыйре Рауль Амарал (1918—2006), туган көне 1903 елның 8 ноябре дип исәпли.
Бала чагында һәм яшүсмер елларында Испаниянең төрле калаларында яши (атасы муниципаль түрә була).
1924 елда Парагвай рәссамы, соңрак Julián de la Herrería (Хулиан-кузнец) (1888—1937) псевдонимы астында билгеле булган Andrés Campos Cervera белән таныша. Ике елдан өйләнешәләр. 1926 елда алар Парагвайда яши, Испаниягә вакыты-вакыты белән киләләр. 1934 елда Хосефина Пла «Хыял хакы» шигырьләр җыентыгын нәшер итә. Мөхәббәткә дан җырлаган бу китап, аңа танылу китерә[6].
1937 елда, Испаниягә сәяхәт вакытында ире вафат була.
Утызынчы елларның азагында, Парагвайга кайтканнан соң, ул шигърият, сынлы сәнгать һәм керамика белән актив шөгыльләнә — гомеренең ахырына кадәр Парагвайның сәнгать һәм әдәби тормышы үзәгендә була.
Хосефина Пла — күп әдәби премияләр лауреаты, Парагвайның, Испаниянең һәм башка илләрнең бик күп дәүләт бүләкләре кавалеры.
Бик күп шигырьләр җыентыгы авторы. Аларның кайберләре:
Рус телендә Хосефина Пла шигырьләре беренче тапкыр 1975 елда «Латин Америкасы шигрияте» җыентыгында — "Бөтендөнья әдәбияты китапханәсе"нең 170 нче томында басылып чыга[6].
- В озёрной глади, равнодушной ко всему на свете,
- гнилушка стала радугой, а туча — островком.
- Всё в зеркале берёт начало.
- В обманных небесах болота
- высиживала ветка лунного птенца,
- а птица без иглы и нитки шила паруса…
— Хосефина Пла. Из стихотворения «Всё в зеркале берёт начало». Перевод Н. Горской
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.