From Wikipedia, the free encyclopedia
1942–43 елларда Чиләбе ремонтлау заводында кыручы (токарь) булып эшли. 1943 елның гыйнварыннан Кызыл Армия сафларында. 1944 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 107 нче танк бригадасының моторлаштырылган батальоны автоматчылары отделениесе командиры (2 нче танк армиясенең 16-нчы танк корпусы). 2 нче Украина фронты гаскәрләре составында Украина, Польшане азат итү сугышларында, Берлинга һөҗүм операциясендә (1945) катнаша. 1944 елның 6 мартында Буки авылы (Черкас өлкәсе Маньков р-ны) янындагы сугышта батырлык күрсәтә: Горный Тикич елгасын беренчеләрдән булып кичеп чыга; дошман траншеясына бәреп кереп, уксибәр расчётын һәм күзәтү-эзәрлекләү барышында дошманның полк байрагы сакланган автомашинасын юк итә. Чиләбе шәһәрендә яши, вагоннар төзекләндерү депосында слисер булып эшли.
Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм мидәлләр белән бүләкләнә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.