Хатын-кыз хокуклары
һәр хатын-кыз ия булган хокуклар / From Wikipedia, the free encyclopedia
Хатын-кызлар хокуклары дип бөтен дөньяда XIX гасырдагы хатын-кызлар хокуклары өчен хәрәкәте һәм XX гасырдагы феминист хәрәкәте өчен нигез салган кыз бала һәм хатын-кызлары хокуклары һәм иреклекләре атала. Кайбер илләрдә бу хокуклар даими рәвешен алган яки кануннар, җирле гореф-гадәтләр, яки мөгәмәлә тәртипләре белән ныгытылган, шул ук вакытта башкаларда игътибар ителмәскә яки кысылырга мөмкин. Кешеләрнең җенес һәм җенсият өлкәсендәге табигый аермалары аркасында шәхесләрнең хакларын тарихи гадәт яки башка сәбәпле дискриминацияләүне (гадәттә малайлар һәм ир-атлар файдасына) кабул итмәве белән киңрәк мәгънәви термин булган кеше хокуклары төшенчәсеннән аерылып тора.[2]
Кыска фактлар Кайда өйрәнелә, Һәштәге ...
Хатын-кыз хокуклары | |
Кайда өйрәнелә | feminist legal theory[d] һәм юриспруденция[d] |
---|---|
Һәштәге | WomensRights[1] |
Хатын-кыз хокуклары Викиҗыентыкта |
Ябу
Хатын-кызлар хокуклары өлкәсенә караган кайбер мәсьәләләр һәм хокуклар:[3]
- шәхси кагылгысызлыкка һәм автономиягә;
- сексуаль көчләү (җинаять) куркынычы булмаган шартларда яшәү;
- сайлауларда тавыш бирү;
- дәүләт вазифаларын башкару;
- контракт һәм башка аңлашмаларга керү;
- гаилә мәсьәләләрендә тигез хокуклар;
- эшләргә хокукы;
- хезмәт өчен гадел (ирләр белән бертигез) эш хакы;
- репродуктив хокуклар;
- милек хуҗасы булу;
- белем алу.