From Wikipedia, the free encyclopedia
Фоторефракцион кератэктомия (ФРК) эксимер лазер ярдәмендә башкарыла, ул якындагы тукымаларга минималь зыян китереп мөгезкатлау тукымасын алдан билгеләнгән тирәнлеккә кисеп ала. Миопияне төзәткәндә мөгезкатлауның үзәгендә тукымаларны кисеп алалар, бу аның тәлпәюенә китерә; якынча һәр 10 мкм абляция рефракцияне 1 дптр үзгәртә. Гиперметропияне төзәтү өчен абляцияне мөгезкатлауның перифериясендә башкаралар, бу мөгезкатлауны үзәктә текәрәк итә. ФРК ярдәмендә миопияне 6 дптрга, астигматизмны 3 дптрга кадәр һәм җиңел гиперметропияне төзәтеп була.
Фоторефракцион кератоэктомия | |
Дәвалау өчен кулланыла | Аметропия[d] |
---|
1. Техника
а) күрү күчәрен билгелиләр һәм эпителийны алалар;
б) авыру карашын лазер утына юнәлтә; в) боумен мембранасы һәм строманың алгы катламнарын лазер белән кисеп алалар (рәс. 10.7б), гадәттә, моңа 30-60 секунд кирәк. Мөгезкатлау 48-72 сәгать эчендә төзәлә. Төрле субэпителиаль томанланулар 2 атна эчендә үсеш ала һәм 1-6 ай дәвамында саклана. Алар күрү үткенлеген сирәк киметә, ләкин төнге томанлануга (глэр-йогынтысына) китерә ала.
2. Өзлегүләр. Эпителизация тоткарлануы, мөгезкатлау хейзлары һәм гало (нур), төнге күрү кимүе һәм йогынтысының регрессиясе. Абляция өлкәсенең децентрациясе, җөйләнү, эпителийның аномаль төзәлүе, дөрес булмаган астигматизм, сизгерлек кимү, асептик инфильтратлар, инфекцияләр һәм мөгезкатлауның кискен некрозы сирәк очрый ала.
Лазерлы эпителиаль кератомилез (LASEK) - чагыштырмача яңа операция, ләкин аның популярлыгы арта. LASEK өстенлекләренә авырту тойгылары булмау, мөгезкатлау томанланулары азрак булу һәм ФРК белән чагыштырганда тизрәк күрү реабилитациясе керә. LASEK җиңел аметропияләрне төзәтүдә һәм LASIK күрсәтелмәгән бик юка мөгезкатлау белән авыруларда нәтиҗәле. Операция техникасы:
а) 30-40 секунд эчендә 20% спирт кулланганнан соң нигез мембранасында урнашкан эпителий корамасын ясыйлар;
б) лазерлы абляция үткәрәләр;
в) эпителиаль кораманы урнаштыралар. Операциядә 4-7 көн эчендә функциональ нәтиҗәгә ирешәләр һәм өзлегүләрнең түбән ихтималлыгы хас. LASIK белән чагыштырганда төп кимчелекләр — операциядән соң авырту һәм эпителий төзәлүе буенча алдан әйтеп булмый.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.