![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/e/ec/Alexander_Stubb_EPP_October_2018_%252844474967285%2529_%2528cropped%2529.jpg/640px-Alexander_Stubb_EPP_October_2018_%252844474967285%2529_%2528cropped%2529.jpg&w=640&q=50)
Финляндия президентын сайлаулар (2024)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Финляндия президентын сайлаулар (фин. Suomen presidentinvaali, швед. Presidentvalet i Finland) – 2024 елның 28 гыйнварында (беренче туры) һәм 11 февральдә (икенче туры) уздырыла[1]. Сайлаучылар алты елга Финляндия Президентын сайлый.
← 2018 ![]() | |||
Финляндиядә президент сайлаулары (2024) | |||
---|---|---|---|
2024 елның 28 гыйнварында (беренче тур) 2024 елның 11 февралендә (икенче тур) | |||
Сайлаучылар килүләре | 71.53% | ||
![]() |
![]() |
||
Кандидат | Александр Стубб | Пекка Һаависто | |
Фирка | «Милли коалиция» фиркасе | бәйсез кандидат. «Яшелләр берлеге» күрсәткән | |
Голосов в первом туре | 882,113 (1нче тур) (27.21%) |
836,357 (1нче тур) (25.80%) |
|
Голосов во втором туре | 1 575 211 (2нче тур) (51,6 %) |
1 476 548 (2нче тур) (48,4 %) |
|
![]() Икенче тур |
2012 елдан бирле илне ике срок рәттән җитәкләгән Финляндия Президенты Саули Ниинистө яңадан сайлануга дәгъва итә алмый һәм отставкага китә.
Әгәр яңа президент 28 гыйнварда беренче тавыш бирүдә гамәлдәге тавышларның яртысыннан күбрәген җыеп сайланса, аның мөддәте 2024 елның 1 февралендә башлана. Әгәр сайлаулар 11 февральдә икенче тавыш бирүгә күчерелсә, срок 2024 елның 1 мартында башлана.
Финляндия Конституциясенең 54 статьясының беренче пункты нигезендә, президентлыкка кандидат Финляндия гражданы булырга тиеш. Сайлау көнендә 18 яшьтән ким булмаган барлык Финляндия гражданнары сайлауларда тавыш бирергә хокуклы. Яшәү урыны тавыш бирү хокукына тәэсир итми.
Беренче тур сайлауларда алдан тавыш бирү Финляндиядә 17-23 һәм чит илләрдә 2024 елның 17-20 гыйнварында уздырылган.