Сәвитләр Берлеге Каһарманы From Wikipedia, the free encyclopedia
Фатыйх Шәрипов (Фатыйх Зариф улы Шәрипов) — Советлар Берлеге Каһарманы (1944), подполковник.
Фатыйх Шәрипов | |
---|---|
Туу датасы | 20 гыйнвар 1921 |
Туу урыны | ТАССР, Бөгелмә кантоны, Бәйрәкәтамак авылы |
Үлем датасы | 4 июнь 1996 (75 яшь) |
Үлем урыны | Санкт-Петербург |
Гаскәр төре | танк |
Дәрәҗә | подполковник |
Җитәкчелек иткән | танк ротасы командиры |
Бүләкләр һәм премияләр | |
Истигъфада | 1951 |
1921 елның 20 гыйнваренда ТАССР Бөгелмә кантоны (хәзерге Ютазы районы) Бәйрәкәтамак авылында туган. Бөгелмә педагогия укуханәсен (1937), Казанда танк училищесын (1940-1942), Ленинградта бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләр югары мәктәбен (1946) тәмамлаган. 1937-1940 елларда авыл мәктәбендә математика укытучысы булып эшли.
1942 елның маеннан фронтта. 40- армиянең 10- танк корпусы 183- танк бригадасы танк ротасы командиры. Брянск, Воронеж, I һәм II Украина фронтлары составында Воронеж-Косторненская, Белгород-Харковь юнәлешендә һөҗүмнәрдә, Днепрны кичүдә катнаша (1943). Яссы-Кишенәү (1944) һәм Братислава-Брно (1945) юнәлешләрендә һөҗүм хәрәкәтләрендә катнаша.
Украина ССР Киев өлкәсе Кагарлык районы Балык авылы янында Днепрны кичкәндә батырлык үрнәге күрсәтә: 1943 елның 23 сентябрендә Ф. Шәрипов җитәкчелегендәге моторота елганы кичә, плацдарм яулый, 3 тәүлек буена дошманның контрһөҗүмен кире кайтарып тора. 1944 елның 1 гыйнваренда Советлар Берлеге Каһарманы исеменә лаек була.[1]
1951 елда оттавкага чыга. Ленинградта диңгез укуханәсендә эшли.[2]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.