From Wikipedia, the free encyclopedia
Hen Wlad Fy Nhadau (heːn wlɑːd və ˈn̥adai) (Ата-бабамның борынгы иле) — Уэльсның милли һимны. Һимн сүзләрен Эван Джеймс (Evan James) 1856 елда улы Джеймс Джеймс (James James) көенә вализ телендә язган. Уэльсның Понтиприд (Pontypridd) шәһәрендә авторларга күмәк һәйкәл куелган.
гимн башлыча җирле вализ телендә башкарыла, ләкин аның инглиз телендәге тексты да (Land of my Fathers) рәсми рәвештә кабул ителгән. Өч куплеттан тора.[1] Гадәттә аның беренче куплеты гына башкарыла, ә җирле милли-мәдәни һәм сәяси чараларда беренче ике яки өч куплеты җырлана.[2]
Җырның өченче куплеты тулысынча вализ теленә һәм мәдәниятенә багышланган, аның тәрҗемәсе: "Дошманнар илем туфрагын таптаса да, Кымру теле исән-имин. Һәм сатлык җанның кулы комачаулый алмый: минем илемнең арфасы беркайчан да тынып калмас".
Соңрак бу көй шулай ук Франциядәге Бретань провинциясенең һәм Бөекбританиядәге Корнуэл төбәгенең вализларга тугандаш халыклары тарафыннан да үз гимннарына нигез итеп алынган. Аларның атамалары – Bro gozh ma zadoù[3] һәм Bro Goth Agan Tasow.[4] гимннарның исемнәре генә түгел, эчтәлекләре дә бер-берсенә охшаш.
Беренче куплетыMae hen wlad fy nhadau yn annwyl i mi,
Инглиз теленә тәрҗемәсеO land of my fathers, O land of my love,
|
Ата-бабамның борынгы иле миңа бик кадерле.
Бардлар, җырчылар һәм данлыклы кешеләр иле;
Аның кыю көрәшчеләре, күренекле ватанпәрвәрләре,
Азатлык өчен кан койганнар.
Илем, илем, турылыклы мин үз илемә,
Диңгез сөекле һәм саф-пакь илем сагында булганда,
Борынгы тел дә яшәвен дәвам итәр.
Hen Gymru fynyddig, paradwys y bardd,
Pob dyffryn, pob clogwyn, i'm golwg sydd hardd;
Trwy deimlad gwladgarol, mor swynol yw si
Ei nentydd, afonydd, i mi.
Os treisiodd y gelyn fy ngwlad tan ei droed,
Mae heniaith y Cymry mor fyw ag erioed,
Ni luddiwyd yr awen gan erchyll law brad,
Na thelyn berseiniol fy ngwlad.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.