From Wikipedia, the free encyclopedia
Төркистан-Себер тимер юлы, Төрксиб (рус. Туркестано-Сибирская магистраль, Турксиб, каз. Tu'rkistan-Sibir temir joly, Tu'rksib, Түркістан-Сібір темір жолы, Түрксіб, үзб. Туркистон-Сибир темир йўли, Турксиб) — Себерне Урта Азия белән тоташтыручы тимер юл (1452 км).
1926—1931 елларда төзелгән (проект-эзләнү эшләре 1906—07 елларда алып барылган). Төрксиб Луговая—Арыс тимер юл тамагы аркылы Үзбәкстан тимер юллары белән, Симәй—Новосибирск тимер юл тармагы аркылы Көнбатыш Себер тимер юлы белән тоташтырыла. Төрксиб аркылы Новосибирскидан Арыска кадәр юлның озынлыгы 2531 км, бу Чиләбе һәм Ырынбур аркылы үткән иске юлдан 1000 километрга кыскарак. Төрксиб икмәк, агач һәм күмергә бай Себерне Көньяк Казакъстан һәм Урта Азиянең мамык төбәкләре белән тоташтырды, бу төбәктә мамыкчылык үсешендә, шуның өстенә, Үзәк Азия җөмһүриятләрне агач, күмер, ашлык белән тәэминләүдә мөһим әһәмият алган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.