From Wikipedia, the free encyclopedia
Тәтеш стендка ату мәктәбе - Татарстан Республикасы спорт министрлыгының стендка һәм пуля белән ату буенча "Татарстан Республикасы Олимпия резервы спорт мәктәбе" филиалы.
Тәтеш стендка ату мәктәбе | |
Директоры: |
Андрей Анатолий улы Кушагин |
---|---|
Төре: |
спорт мәктәбе |
Адресы: |
Россия Федерациясе, Татарстан, Тәтеш районы, Тәтеш шәһәре, Яруллин ур., 1А йорты |
Координаталары: | |
Телефон: |
+7(843)-732-70-06; +7(843)-732-76-53 |
Эл. почтасы: |
STEND2007@yndex.ru |
Сайт: |
1961 нче елда "Урожай" ирекле спорт җәмгыяте ярдәмендә Тәтештә махсус балалар-яшүсмерләр стендка ату мәктәбе (БЯСАМ) буларак барлыкка килә. Траншея тибындагы мәйданчыклы ату урыны, «оча торган тәлинкәләр» ясау остаханәсе, корал һәм ату кирәк-яраклары саклау склады төзелә, стендка ату секциясе ачыла. Шул дәвердән бирле стендка ату мәктәбендә 2000 нән артык бала тәрбияләнә. .
Мәктәп барлыгы 80 нән артык спорт остасы (шул исәптән 1 атказанган спорт остасы, 13 халыкара класслы спорт остасы), 200 дән артык спорт осталыгына кандидат әзерләгән.
2011 нче елдан Татарстан Республикасы спорт министрлыгының стендка һәм пуля белән ату буенча "Татарстан Республикасы Олимпия резервы спорт мәктәбе" филиалы буларак үзгәртелә.
1961 нче елдан 1986 нчы елга кадәр стендка ату мәктәбенең җитәкчесе Солтан Яруллин була. Аннары 20 ел дәвамында мәктәпне Солтан Яруллинның укучысы, Россиянең атказанган тренеры Сергей Протасов җитәкли. Шуннан соң мәктәп директоры Андрей Кушагин була.
Биредә ел саен Солтан Яруллин истәлегенә багышланган стендка ату буенча регионара ярышлар үткәрелә. <
Сергей Демин Людмила Володина Альбина Шакирова Ландыш Кварталова Лилия Валеева Александр Вавилов Александр Фурасьев Андрей Бычков Юрий Столыпин Татьяна Тарайдайко Сергей Протасов Николай Спиридонов Юрий Шегуров һәм башкалар.
https://tetushi.tatarstan.ru/index.htm/news/322530.htm(үле+сылтама)
https://edu.tatar.ru/tetyushi/org5824/page3554959.htm(үле+сылтама)
https://edu.tatar.ru/v_uslon/dussh_st_str/page3554244.htm 2021 елның 28 гыйнвар көнендә архивланган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.