From Wikipedia, the free encyclopedia
«Мен — тыва мен» (тат. «Мин — тывалымын», рус. «Я — тувинец») — Тыва Җөмһүриятенең дәүләт гимны.
Бу куәтле, җырлаучының һәм тыңлаучының аңына һәм бөтен күзәнәкләренә үтеп керә торган гимн 2011 елның 11 августында рәсми рәвештә кабул ителде. Окей Шанагаш сүзләре, Кантомур Сарыглар музыкасы.
Моңа кадәр рәсми чараларда “Тооруктуг долгай таңдым” (“Урманнарымда йөргәндә”) дип аталган тыва халык җырының көе генә уйнала иде. Ул җыр текстының эчтәлеге... чит кешегә гимн буларак җырлап күрсәтерлек түгел иде шул: “Мин һәрвакыт канәгатьмен урманнарымда йөргәндә: урманнарым бай бит минем — һәрнәрсәгә, җәнлекләргә. Тау-кыялар һәм урманнар арасында туып үстем, шуңа күрә мин куәтле, һәм мин баеп та китәрмен. Тугыз төрле терлек-туар — көтү көтеп тукландырсам, үзем кебек тәрбия кылсам, һичшиксез, баеп китәрмен”…
2011 елның 13 августында Тыва Җөмһүриятенең яңа гимны төбәк хөкүмәтенең тынлы оркестры һәм хоры башкаруында киңрәк җәмәгатьчелеккә дә тәкъдим ителде. Тыва Җөмһүриятенең атказанган сәнгать эшлеклесе Аяна Монгуш дирижёрлык итте. Кичкә таба гимнның видеоязмасы Интернетта пәйда булды. Сүзлекләр актара-актара төн утырып чыккач, аның тексты татар теленә дә тәрҗемә ителгән иде инде.
Тыва телендә | Татар телендә | |
---|---|---|
Мен — тыва мен (тат. Мин — тывалы) | ||
Беренче куплет | ||
Арт-арттың оваазынга |
Изге үткел оваасына | |
Кушымта | ||
Мен – тыва мен, |
Мин – тывалы, | |
Икенче куплет | ||
Өгбелерим чуртунда |
Ата-баба Ватанында | |
Кушымта | ||
Мен – тыва мен, |
Мин – тывалы, | |
Өченче куплет | ||
Аймак чоннар бүлези |
Хөр гаиләдә халыклар — | |
Кушымта | ||
Мен – тыва мен, |
Мин – тывалы, |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.