![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/5/5d/Flag_of_Tukaevsky_rayon_%2528Tatarstan%2529.png/640px-Flag_of_Tukaevsky_rayon_%2528Tatarstan%2529.png&w=640&q=50)
Тукай районы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Тукай районы (рус. Тукаевский район) – Россия Федерациясе Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль берәмлек һәм муниципаль берләшмә (муниципаль район). Административ үзәк — Яр Чаллы, әмма шәһәр үзе районга керми. 2020 елга халык саны 42 511 кеше тәшкил итә[2].
Тукай районы | |
Байрак | Илтамга |
![]() | ![]() |
Нигезләнү датасы | 1930 |
---|---|
![]() | |
Рәсми исем | Тукаевский район |
Дәүләт |
![]() |
Башкала | Чаллы |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Халык саны | 40 633 (1 гыйнвар 2018)[1] |
Мәйдан | 1744 км² |
Рәсми веб-сайт | tukay.tatarstan.ru(рус.)(тат.)(ингл.) |
![]() | |
![]() |
Тукай районы — халыкның тормыш дәрәҗәсе һәм икътисадый үсеш күрсәткечләре буенча Татарстан районнары арасында лидерларның берсе[3]. 2019 ел нәтиҗәләре буенча ул республика муниципалитетларының социаль-икътисади үсеше рейтингында бишенче булды, ә 2020 елда беренче өчлеккә керде. Тулаем территориаль продукт күләме — 42,9 млрд.сум, ә аның үсеше темпы 106,9 % тәшкил итте[4][5]. Районда сәнәгать җитештерүе һәм аграр өлкә яхшы үсеш алган. Регионның эре предприятиеләренә «Чаллы-Бройлер», «Кама Беконы», Чаллы элеваторы, Яр Чаллы икмәк комбинаты керә[4].
Яр Чаллыда 2016 елдан бирле алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе (АСИҮТ) эшләп килә, бу республикадагы мондый биш территориянең иң беренчесе[6][7].