From Wikipedia, the free encyclopedia
Тракенен аты (алман. Trakehner) — менге атлар токымы. Токым XVIII–XIX гасырларда Тракенен ат заводында (хәзерге Калининград өлкәсе) җирле литва аты һәм асыл менге, гарәп, башка менге ат токымнары нигезендә китереп чыгарылган. Төсе күбесенчә җирән, туры, кара-туры һәм кара. Спорт өчен бик яхшы атлар. Җилкә биеклеге 162–166, гәүдә кыек озынлыгы 166–168, күкрәк колачы 194–196, уч колачы 20,5–21 см. Россиядә иң яхшы йөгереклек: 1200 м — 1 мин 16 с, 2000 м — 2 мин 11 с, 2400 м — 2 мин 34 с, 3000 м — 3 мин 19 с, 4000 м — 5 мин 7 с. Күбесенчә Россия һәм Германиядә үрчетәләр.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.