Тор (фильм)
2011 елның фильмы / From Wikipedia, the free encyclopedia
«Тор» (ингл. Thor) — Marvel Comics нәшриятенең шул ук исемле комикслары нигезендә төшерелгән нәфис фильм. Режиссёры — Кеннет Брәна. Фильмны ясау белән Marvel Studios ширкәте шөгыльләнде, ә дистрибьюция белән Paramount Pictures. Бу фильм Marvel кинематографик галәменә, гомуми сюжет сызыгына кушылган фильмнар арасына, керде.
Тор | |
---|---|
ингл. Thor[1] | |
![]() | |
Жанр | атышлы-чабышлы фильм[d][2][3][4][…], фэнтези фильм[d][2][5][3][…], маҗаралы фильм[d], супербатырлар турындагы фильм[d] һәм фәнни-фантастик фильм[d] |
Режиссёр | Кеннет Брәна |
Продюсер | Кевин Файги һ.б. |
Сценаричы | Персонажлар Стән Ли Җәк Көрби Ларри Либер Фильм Марк Протосевич Дон Пейн Әшли Миллер Зәк Стентс Җозеф Майкл Стражински |
Баш ролләрдә | Крис Һемсворт Натали Портман Том Һиддлстон Әнтони Һопкинс Стеллан Скарсгорд Идрис Элба |
Оператор | Һарис Замбарлүкоус |
Монтажчы | Пол Рубелл[d] |
Көйязар | Пәтрик Дойл |
Киноширкәт | Җитештерү: Marvel Studios[d][6] Дистрибьюция: Paramount Pictures[d], Disney+[d] һәм Walt Disney Studios Motion Pictures[d] |
Нәрсәгә нигезләнгән |
Тор[d] |
Озынлык | 114 мин |
Бюджет | 150 млн $ |
Җыемнар | 449 326 618 $ |
Ил | АКШ![]() |
Тел | инглизчә |
Дөнья күрү | 6 май 2011[7][8] (Америка Кушма Штатлары), 27 апрель 2011[9] (Франция), 6 май 2011 (Канада), 29 апрель 2011[9] (Испания), 28 апрель 2011[10] (Алмания), |
Алдагы фильм |
Тимер кеше 2 (МКГ вакыт сызыгында) |
Киләсе фильм |
Тор 2: Караңгылык дөньясы (Тор трилогиенда) Капитан Америка: Беренче үч алучы (МКГ вакыт сызыгында) |
IMDb | ID 0800369 |
Рәсми сайт(ингл.) |
Режиссёр Сәм Рәйми беренче тапкыр Тор турындагы фильм концепциясын 1990-еллар азагында уйга кертте һәм 2001 елда хәтта сценарийны карауга тәкъдим итте, әмма проектны катырдылар, һәм Рәйми аны ташлады. Берничә ел эчендә экранлаштыруга хокуклар бер студиядән икенчесенә күчеп йөрде. Бу хәл 2006 елга кадәр сузылды, шушы вакытта Marvel Studios сценаричы Марк Протосевич белән контракны имзалагач, Марк Paramount Pictures өчен фильмның фикере өстеннән эш башлады. Башта режиссёр булып Мәттью Вон билгеләнгән иде, һәм фильмның релизы 2010 елга ниятләнгән иде. Әмма Вон проектны ташлады, һәм режиссёр урынын Кеннет Брәна алды, ә фильмның чыгарылышы 2011 елга күчерерде. 2009 елда кастинг үтте, ә төшерүләр 2010 елда Калифорниядә һәм Нью-Мексикода башландылар.
Беренче тапкыр фильм 2011 елның 17 апрелендә Сиднейдә дөнья күрде, ә тәгәрәтүләр дүрт көннән соң башландылар. Америка кинотәгәрәтүләренә фильм 6 майда чыкты, ә Россиянекенә — 28 апрельдә 3D һәм IMAX форматларында. 449 млн доллардан артык җыеп фильм финанс яклап уңыш яулады, һәм критиклар ягыннан да макталды.