![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/3/33/Stan_the_Trex_at_Manchester_Museum.jpg/640px-Stan_the_Trex_at_Manchester_Museum.jpg&w=640&q=50)
Тираннозавр
From Wikipedia, the free encyclopedia
Тиранноза́вр (лат. Tyrannosaurus — «кәлтә-тиран», бор. грек. τύραννος [tyrannos] «тиран» һәм бор. грек. σαῦρος [sauros] «кәлтә»[1]; шулай ук дөрес булмаган язылышы — тиранозавр[2] кулланыла) — теропод асотряды целурозаврлар төркеменә керүче ерткыч динозаврлар ыругы, үз эченә бердәнбер төр — Tyrannosaurus rex (лат. rex «патша») керә. Тираннозавридлар арасыннан иң киң таралган төр, күбесенчә Төньяк Американың көнбатыш территорияләрендә яши, ул вакытларда әлеге җирләр Ларамидия утрауларында була. Ташка әйләнгән тираннозавр калдыкларын төрле геологик формацияләрдә табырга мөмкин, тарихи вакытлар буенча калдыкларны күпләп 67—65,5 миллион еллар элек Акбур периодында барлыкка килгән маастрихт ярусында табарга мөмкин[3]. Тираннозаврлар динозаврлар эрасын юкка чыгарган катаклизмга (акбур-палеоген үлеме) кадәр яшәгән иң соңгы кәлтәләгәнле динозавр берсе.
Тираннозавр | |
---|---|
![]() | |
Халыкара фәнни исем | Tyrannosaurus Генри Фэрфилд Осборн, 1905 |
Таксономик ранг | ыру |
Югарырак таксон | Tyrannosaurini[d] |
ХФӘ билгесе | taɪˈɹænəˈsoɹəs |
Башлану вакыты | 68000 тысячелетие до н. э. |
Үз гаиләсендәге башка вәкилләр кебек үк, тираннозавр тотрыклыгын озын авыр һәм каты койрыгы белән тәэмин итүче, зур баш сөякле икеаяклы ерткыч җанвар. Бу кәлтәнең зур һәм куәтле арткы очлыклары белән алгы очлыкларын чагыштырсак, соңгылары бик кечкенә күренәчәк, ләкин үзләренең зурлыкларына карамастан, бармакларында булган ныклы тырнаклар ярдәмендә бик зур хөҗүм көченә ия булганнар. Үз гаиләлегенең һәм тероподларның иң зур вәкиле, шулай ук Җир тарихында иң зур ерткыч хайван. Бүгенге көндә билгеле булган иң зур тулы скелетлы әлеге динозаврның озынлыгы 12,3 метр[4], бот биеклеге — 4 метр[5], кайбер галимнәр әйтүенча бу җанварның массасы 6,8 тоннага кадәр җитәргә мөмкин булган[6]. Үз экосистемасындагы иң зур ерткыч җанвар буларак, тираннозавр, бәлки, суперерткыч булгандыр һәм гадрозаврка, цератопска, һәм хаттә, зауроподка да аучылык ясагандыр[7]. Ләкин алар күбесенчә үләксә генә ашаганнардыр дип фикер әйтүче тикшеренүчеләр дә бар. Шул сәбәп аркасындамы, тираннозаврның ерткыч һәм суперерткычяисә үләксә ашаучы булуы палеонтология тарихында иң озакка сузылган бәхәс булып тора. Бүген исә, күбесе галимнәр тираннозаврны ерткыч-оппортунист — ерткыч буларак та, үләксә ашау белән шөгылләнүче хайван буларак та саныйлар[8].
Гомумән алганда, бүгенгесе көндә тираннозаврларның 30 скелеты бар, шуларның күбесе тулы халәтендә сакланган. Материалларның күп булуы, әлеге хайванның биологиясен, хаттә биомеханикасын аңларга ярдәм итә. Ләкин шулай да, кайбер сораулар хаман да ачык кала, аларның ашау үзенчәлекләре, физиологиясе, тизлеге, ыруның таксономиясе шулай ук бәхәс өлеше булып тора. Мәсәлән, кайбер галимнәр бу ыруга бер төр (T. rex) генә кертәләр, ә кайберәүләр тарбозаврны да (Монголия). Кайвакыт тираннозаврларга синонимлап кайсыбер Төньяк Америка тираннозавридларын кертәләр. Тираннозавр популяр мәдәнияттә «Юра чоры паркы» фильмыннан соң коточкыч ерткыч буларак зур танылу ала.