Тилзит солыхы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Тилзит солыхы, алман. Frieden von Tilsit, фр. Traités de Tilsit, рус. Тильзитский мир — 1807 елның июнь аенда Франция һәм Россия империясе, шулай ук Франция һәм Пруссия арасында төзелгән солых килешүе. 1806-1807 еллардагы Россия империясе — Пруссия — Франция сугышында Наполеон армиясе җиңгәннән соң имзалана. Рус гаскәре әлеге сугышта Пруссия ягыннан катнашкан була.