From Wikipedia, the free encyclopedia
Тигезлек (рус. равнина, ингл. plain) — мәйданы буенча шактый зур булган коры җир өслеге, диңгез һәм океаннар төбе, ай өслеге рельефының иң әһәмиятле элементларының берсе. Җир өслегенең авышлыксыз диярлек (5° ка кадәр авышлык белән) һәм биеклекләре аз (200 метрга кадәр) тирбәлүе белән сыйфатланучы тигез урыны.
Күпчелек тигезлекләр платформа өстендә формалаша. Кайбер тигезлекләр таулы өлкәләрнең тау аралары һәм тау аллары иңкүлекләрендә хасил була. Су асты тигезлекләреннән океан ятагында, шельфта, кырый диңгезләрнең казанлыкларында ясалган абиссаль тигезлекләр күбрәк таралган.
Тигезлекләр, таулар кебек үк, зур булмаган градиентлы (1-2 м/км кадәр) тектоник хәрәкәтләргә дучар була. Гомумән алганда, тигезлекләр коры җир өслегенең 65 % ын тәшкил итә. Дөньяның иң зур тигезлеге: Амазонка түбәнлеге (5 млн км2 артык).
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.