Грузия һәм Россиядә елга From Wikipedia, the free encyclopedia
Терек (рус. Терек, гөрҗ. თერგი Тэрги, осет. Терк, кабард.-чирк. Тэрч, карач.-балк. Терк суу, чеч. Терк, ком. Терек сув) — Төньяк Кавказдагы елга.
География | |
---|---|
АТБ | Кабарда-Балкария, Төньяк Осетия, Чечня, Дагстан |
Ил | Гөрҗистан, Россия |
Координатлар | 42°37'17.4"тн, 44°14'50.6"кнч, 43°35'43.1"тн, 47°33'34.9"кнч |
РДСР | 07020000212108200002513 |
Tarddiad | Казбек |
Нинди сулыкка коя | Каспий диңгезе |
Бассейн мәйданы | 43 200 км² |
Озынлык | 623 километр |
Су чыгымы | 305 м³/с |
Озынлыгы 623 км. Бассейнының мәйданы 43,2 мең км². Зур Кавказның төньяк битләүләреннән башлана; түбәнрәк, Дарьял тарлавыгында Ян тезмәне кисеп үтә. Таулардан чыкканнан соң тигезлек буйлап агып, Каспий диңгезенә дельта (мәйданы 4000 км²) хасил итеп коя.
Кар, яңгыр, грунт суларыннан туена. Кышын кыска вакытка боз белән каплана. Суы сугаруга сарыфлана. Төп кушылдыклары: сул — Ардон, Урух, Малка (Баксан белән); уңда — Сунжа. Мәздәк шәһәреннән югарырак Теректан Терек-Кума каналы башлана.
Таулы өлешендә Терек һәм аның кушылдыклардан электр энергиясе алу өчен Баксан, Гизелдон ГЭСлары төзелгән. Елга балыкка бай. Терек буенда Мәздәк, Кизләр шәһәрләре урнашкан.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.