![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/8/88/UR-PSR_%2528B738%2529_at_Ben_Gurion_Airport.jpg/640px-UR-PSR_%2528B738%2529_at_Ben_Gurion_Airport.jpg&w=640&q=50)
Таһран янында Boeing 737 афәте
From Wikipedia, the free encyclopedia
Таһран янында Boeing 737 афәте (фар. پرواز شماره ۷۵۲ هواپیمایی بینالمللی اوکرای) — 2020 елның 8 гыйнварында Иран башкаласы Таһран янында булган эре авиация һәлакәте. «Украина халыкара һава юллары» (укр. Міжнародні авіалінії України, МАУ) авиаширкәтенең Boeing 737-8KV очкычы Таһран — Киев маршруты буенча PS752 халыкара рейсын башкарган, ләкин очкыч Таһранның Имам Хомәйни исемендәге халыкара һава аланыннан күтәрелеп, 6 минут узганнан соң, аның белән элемтә өзелгән. Очкыч һава аланыннан 20 км ераклыкта Таһранның иярчен шәһәрендә җиргә егылып төшә. Очкыч бортындагы 176 (177) кеше — 167 (168) пассажир һәм 9 экипаж әгъзасы һәлак булган. 752 рейсы һәлакәте Украина авиациясе тарихында һәлак булучылар саны буенча иң зуры булып тора. Дөнья авиация тарихында иң зур 50 һәлакәт исәбенә керә. «Украина халыкара һава юллары» авиаширкәте тарихында 28 ел эчендә беренче афәт.
Украина халыкара һава юллары PS752 | |
![]() hәлакәткә юлыккан очкыч | |
Гомуми мәгълүмат | |
---|---|
Дата | |
Вакыт |
2:38 UTC |
Афәт төре |
җиргә егылып төшү |
Сәбәп |
ракета һөҗүме |
Урын | |
Үлүчеләр |
176 (барысы) |
Очкыч | |
Очкыч төре | |
Aвиаширкәт |
Міжнародні авіалінії України |
Борт номеры |
UR-PSR |
Очып китү урыны | |
Очып килү урыны | |
Рейс |
PS752 |
Чыгарылу вакыты | |
Юлчылар саны |
167 (168) |
Экипаж саны |
9 |
Исән калганнар |
0 |