From Wikipedia, the free encyclopedia
Алтайча яки алтай теле — Себер телләре төркеменә караган төрки тел. Россиядәге Алтай Республикасының рәсми теле. Алтай теле 1948 елга кадәр ойрот теле (ойротча) дип аталган. Россиянең 2010 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча, алтай телендә якынча 55,000 кеше сөйләшә.[1]
Таулы-алтай телләре | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Тел типологиясе | агглютинатив тел |
Язу | кирилл язуы |
Сөйләшүчеләр саны | 65 000 кеше кеше |
Нинди веб-биттә тасвирланган | turkic.elegantlexicon.com/lx.php?lx=alt |
Телнең ике диалекты бар, төньяк алтай телендә Алтай краенда, ә көньяк алтай телендә Алтай Республикасында сөйләшәләр, ләкин бу ике диалект авыр аңлашыла.[2] Кирилл алфавитында язылган телнең стандарт формасы көньяк алтайчага нигезләнгән, ә 2006 елда төньяк алтай язуы өчен дә кирилл алфавитына нигезләнгән система эшләнелә.[3]
Алтайчада Алтай таулары белән уратып алынган җирдә сөйләшәләр һәм шор һәм хакас телләренә географик якынлыгы аркасында, бергә төрки телләрнең Төньяк (яки Себер) төркемчәсе булып саналалар[4]. Алтай теле бу төркемгә кыпчак төркемендәге кыргыз теленә якын характеристикалары булганга кертелгән.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.