Татарстан суверенлыгы турында референдум
From Wikipedia, the free encyclopedia
Татарстан суверенлыгы турында референдум — Татарстан Республикасы халкының Татарстанның дәүләт бәйсезлеге декларациясен яклау мәсьәләсенә багышланган референдум.
Дата | |||||||||||||||||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Урын |
Татарстан | ||||||||||||||||||||||||||||||
Тавыш бирү системасы |
Тавышлар күпчелеге | ||||||||||||||||||||||||||||||
Сорау |
Сез Татарстан Республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак Россия, башка республикалар һәм дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы килешүләр нигезендә урнаштыруы белән килешәсезме? | ||||||||||||||||||||||||||||||
|
Референдум 1992 елның 21 мартында чит ил күзәтчеләре катнашында, Россия җитәкчелегенең каршылыгы шартларында уза. Референдум нәтиҗәләренә нигезләнеп республика үз суверенлыгы турында игълан итә.
Татарстан бәйсезлеген республика районнарында 75%, шәһәрләрдә 55% халык хуплады. Әмма Казанда референдум каршылыкка очрады. Башкала халкының 44% гына декларацияне яклады, ә Бөгелмә шәһәре халкының 32% гына “әйе” дип белдерде.[1]