From Wikipedia, the free encyclopedia
Тайва́нь (кыт. 臺灣; тарихи исеме — Формо́за, порт. ilha Formosa — «Гүзәл утрау») — Тын океанда, континенталь Кытайның көнчыгыш кыйтга өлешеннән 150 км ераклыкта урнашкан утрау. Иң зур шәһәре — башкала Тайпей. Тайбэй Тайваньнең төньягында урнаша, анда 2 миллион 600 мең кеше көн итә.
Утрау көньяктан төньякка 394 километрга, ә көнчыгыштан көнбатышка исә 140 километрга сузылган. Мәйданы 34 507 км². Күпчелек өлеше таулыклардан тора һәм шуңа күрә халык (23 миллион) утрауның өчтән бер өлешенә сыеп бетәргә тырышып яши.
Кытай Халык Республикасы Тайваньнең бәйсезлеген танымый, үзенең асыл территориясе саный.
Тайваньдә дин тоту иреге Конституция нигезендә гарантияләнгән, һәм илдә төрле диннәр бар — барлыгы 26 дин рәсми рәвештә танылган, кешеләр теләсәләр, башка диннәргә ирекле рәвештә табына ала. Хөкүмәт статистикасы күрсәткәнчә, буддачылык тайваньлеләрнең якынча 35,1 % ы куллана торган иң популяр дин санала, ә аннан соң даосизм (33,0 %) килә. Христианлык (3,9 %) һәм Игуандао (3,5 %) өченче һәм дүртенче урында, азчылык ислам тарафдарлары бар. Якынча 18,7 % тайваньле бер дингә дә ышанмый.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.