ТАССРның төзелүе
From Wikipedia, the free encyclopedia
ТАССР төзелүе (Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының төзелүе) - 1920 елда ТАССР төзелү процессы.
Нигезе XIX-XX гасырлар чигендәге җәдитчелек һәм татар мәгърифәтчелеге аркасында, Россия мәдрәсәләрендә мөселман дини укуларыннан тыш, дөньяви фән-белемнәрне кертү белән салына.
Барлыкка килүенә Беренче Россия инкыйлабы һәм Патша Думасы, Пётр Столыпин җитәкчелегендәге Россия империясе хөкүмәтенең аграр ислахы, Беренче бөтендөнья сугышы, Февраль инкыйлабы һәм Вакытлы хөкүмәт, Октябрь инкыйлабы һәм Россия ватандашлар сугышы, 1921-1922 еллар ачлыгы һәм ССРБ барлыкка килүе, соңрак күмәкләштерү һәм Сталин репрессияләре кебек вакыйгалар тәэсир итә. Альтернатив вариантлары буларак Милләт Мәҗлесе тәкъдим иткән Идел-Урал республикасы һәм совет хәкимиятләре тәкъдим иткән Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасы була.