Суахили
From Wikipedia, the free encyclopedia
Суахили (kiswahili) — банту телләренең иң киң кулланылган һәм Африка континентындагы төп телләрнең берсе. Этникара аралашу теле буларак суахили теле көнчыгыштан Көнчыгыш һәм Үзәк Африкада Һинд океаны ярларыннан көнбатышта Конго Демократик Республикасының үзәк өлкәләренә кадәр, төньяктан Сомалидан көньяк чиге Мозамбикка кадәр киң территориядә таралган.
Кыска фактлар Дәүләт, Барлыкка килү урыны ...
Суахили | |
суах. Kiswahili[1] суах. كِسْوَحِيلِ | |
Дәүләт |
Танзания[2] Конго Демократик Җөмһүрияте[3] Кения[4] Руанда[5] Уганда[6] |
---|---|
Барлыкка килү урыны | Суахили (халык) |
Йогынтысын кичергән | гарәп теле |
Тел типологиясе | SVO[d] һәм агглютинатив тел |
Язу | латин язуы һәм Swahili Ajami[d] |
Баш хәрефләр кайда кулланыла | имя собственное[d] |
Телне көйләүче | Baraza la Kiswahili la Taifa[d] |
Сөйләшүчеләр саны | 15 437 390 кеше кеше (2012)[7] |
Имеет класс словоизменения | ji-/ma- class[d], ki-/vi- class[d], m-/mi- class[d], m-/wa- class[d], n- class[d] һәм u- class[d] |
Викимедиа проектларында тел коды | sw |
Суахили Викиҗыентыкта |
Ябу
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Суахили (мәгънәләр) битенә күчегез.
Танзания, Кения һәм Угандада суахили дәүләт теле булып тора. Бу тел Руанда, Бурунди, Замбия, Малави, һәм Комор утрауларында (комор теле), Мадагаскарда киң кулланыла. Суахили — Африка союзында эш теле статусын (2004 елдан) алган бердәнбер тел.
Төрле мәгълүмат буенча суахили теле 2,5 — 5 млн кешенең туган теле, тагын да 50 — 70 млн кешенең икенче һәм өченче аралашу теле булып тора.