Словения милли гимны
From Wikipedia, the free encyclopedia
Словениянең дәүләт гимны тексты итеп, романтик шигърият әдибе буларак танылган доктор Франц Прешеренның (dr.France Prešeren, 1800-1849) “Zdravljica” (“Исәнлек тосты”) исемле һәм биш куплеттан торган шигыре сайлап алынган. Көен композитор Станко Премрл (Stanko Premrl, 1880-1965) язган. Текстның халыклар дуслыгына мәдхия булган җиденче куплеты гимнның җыйнак варианты буларак расланган. Словения гимнының тулы тексты Аурупаның киң таралган телләренә һәм шулай ук ил халкының сан ягыннан 0,3 процентын гына тәшкил иткән маҗарлар теленә дә тәрҗемә ителгән.[1]