From Wikipedia, the free encyclopedia
Ска́нер (ингл. scanner) — сурәтләрне кәгазь битеннән яисә слайдтан компьютерга кертү җайланмасы.
Сканер графика адаптеры һәм дисплей башкарган эшләрнең капма-каршысын башкара кебек. Графика адаптеры икешәрле кодны дисплейда сурәткә үзгәртсә, сканер рәсемдәге, сызымдагы, фотографиядәге сурәтне икешәрле кодка әйләндерә. Икешәрле код видеохәтергә яздырыла.
Сканерның исеме аның эш принцибына туры китереп бирелә: электрон нур дисплей экранын сканерлаган кебек, яктылык нуры яссы рәсемне юллап сканерлый. Сканер ярдәмендә санакка кәгазь битенә басылган текстны да кертеп була. Текст укый (таный) торган махсус программаны кулланып, текст сурәтен текстлы форматка әйләндерергә мөмкин.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.