From Wikipedia, the free encyclopedia
Себер эрбет нараты яки Себер эрбет агачы (лат. Pínus sibírica) — Нарат ыругының бер төре, мәңге яшел агач, биеклеге 35-44 метрга, кәүсәсе диаметры 2 метрга җитә.
Себер эрбет наратының яшәеш озаклыгы 500 елга (кайбер чыганакта 800-850 елга) җитә.
XVII—XVIII гасырдан Россиядә Себер эрбет агачы атамасы астында билгеле, ләкин фәнни караш буенча бу төр Нарат ыругына карый һәм Гади наратка тугандаш була, ә чын Эрбет агачы ыругы (Лөбнан, атлас, гималай эрбет агачы) аерылып тора.
Ләкин Россиядә нәкъ Себер эрбет нараты Эрбет агачы дип йөртелә.
Эрбет нараты Себердә, аеруча Көнбатыш Себердә бик таралган, Уралдан көнбатышка Тиман тәбәнәк таулар тезмәсенә кадәр үсә. Үзәк Алтайда 1900-2000 м диңгез дәрәҗәсеннән өстендәге якларда таралган, шулай ук Монголиядә, Төньяк Кытайда үсә.
Кара ылыслы тайгада типик агач. Комсу һәм балчыксыл туфракта үсә.
Эрбет нараты салкынга, күләгәгә чыдам, һава һәм туфрак дымлылыгына таләпчән.
Эрбет наратының үзагачы йомшак, җиңел, нык, хуш исле, югары кыйммәтләнә, музыкаль кораллар, карандашлар җитештерүдә кулланыла.
Эрбет нараты үзагачы резонанс үзлегенә ия, шуңа күрә аннан рояльләр, арфалар, гитаралар ясала.
Эрбет чикләвеге - кыйммәтле азык продукты, чи һәм термик эшкәртелгән төрдә ашарга яраклы.
Фосфатид фосфор микъдары буенча бүтән чикләвекләрдән өстен чыга. Эрбет чикләвегендә күп марганис, бакыр, цинк , кобальт, йод элементлары бар.
Эрбет чикләвегеннән файдалы эрбет мае ясала. Е витамины буенча ул Әстерхан чикләвегеннән һәм миндальдән ике тапкырга өстен чыга.
Кешедән тыш эрбет чикләвеген борындык, тиен, кеш, аю, тукран һ.б. ашыйлар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.