Рәсим Баксиков
танкист, Россия Федерациясе Каһарманы (2023) From Wikipedia, the free encyclopedia
танкист, Россия Федерациясе Каһарманы (2023) From Wikipedia, the free encyclopedia
Рәсим Баксиков, Рәсим Рәшит улы Баксиков (рус. Расим Рашидович Баксиков, 1988 елның 1 ноябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Алексеевск районы, Биләр) ― Россия Федерациясе Кораллы Көчләре хәрбие, өлкән лейтенант, танк ротасы командиры, Россия Федерациясе Каһарманы (2023). Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясендә катнашучы. Алексеевск районы мактаулы гражданины (2024)[1].
1988 елның 1 ноябрендә Татарстан АССР Алексеевск районы Биләр авылында туган. Татарстанга гаиләсе Казакъстаннан үзгәртеп кору[d] вакытында күченгән булган. Әтисе үлгәч, аны һәм апасын әнисе Розия Гашим кызы[2] һәм әбисе тәрбияләгән.
Балачактан ук бик мөстәкыйль була, кечкенәдән үк үзе һәм туганнары өчен җаваплы булырга өйрәнгән, үзе пешерә, үзе җыештыра һәм үзе турында кайгырта. Мәктәптә тарих фәнен яраткан. Укучыларның зләү отряды эшендә катнаша, сугыш булган урыннарда корал һәм солдат сөякләрен табу аңа нык тәэсир иткән һәм хәрби хезмәткә кызыксыну тудырган. 2006 елда мәктәпне тәмамлагач, Рәсим беренче тапкырдан ук Казан танк училищесына (Казан командирлар әзерләүче югары танк училищесы) укырга керә. 2010 елда укып бетереп, башта Ерак Көнчыгышка хезмәт итәргә китә. Чита, Хабаровск һәм Владивостокта хезмәт итә[3].
2022 елның ноябреннән махсус хәрби операция зонасында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша[4]. Россия Кораллы көчләренең 5нче гомуми гаскәр армиясенең 127нче мотоукчылар дивизиясенең Рәсим Баксиков (позывное «Монолит») идарә иткән (танк механик-машина йөртүчесе урынын алган) «Алеша» (дөресе «Дед Мороз») позывное алган Т-80БВ[d] танкы экипажы махсус хәрби операция зонасында (Запорожье юнәлешендә) берүзе украин ягының бронетехника колоннасын тар-мар итә[5]. Бу сугышта Украина хәрби көчләре[d] ике Т-72Б[d] танкын, M113[d] бронетранспортерын һәм десант белән биш MaxxPro[d] бронетранспортерын югалта [6].
урнаштырылган[8].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.