Россия этнослары
From Wikipedia, the free encyclopedia
Россия Федерациясенең 185 тән артык төрле этник төркемнәренең һәрберсе аерым милләт буларак санала. Бу төркемнәрнең халык саннары нык аерыла — мәс. руслар һәм татарлар саны миллионнар белән исәпләнсә, саамнар һәм кетлар исә 10,000 ким.[1]
Россия Федерациясенең 85 субъекты арасында 21 милли республика (аерым этник азчылыкның үз иле буларак булдырылган), 5 автономияле округ (гадәттә этник азчылыкның өлеше зур яки доминант) һәм бер автономияле өлкә статуслы төбәкләр бар.