From Wikipedia, the free encyclopedia
[1]Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге, РФА КФҮ (рус. Казанский научный центр Российской академии наук, КазНЦ РАН) — Россия фәннәр академиясенең Казан шәһәрендәге төбәк фәнни үзәге. 1945 елның 13 апрелендә ССРБ Фәннәр акдемиясенең Казан филиалы буларак оештырылган. РФА КФҮ составына 5 институт (Органик һәм физик химия инсититуты, Казан физикка-техника институты, Казан биофизика һәм биохимия институты, Механика һәм машиналар төзү институты, Энергетика проблемалары тикшеренү үзәге) керә.
Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге составына түбәндәге академик институтлар керә:
Россия Фәннәр академиясенең Идел буенда иң эре физик-химик һәм химик-биологик тикшеренү үзәге. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре — фосфор химиясе, гетеро- һәм макроциклик кушылмалар, углерод һәм элементоорганик нанокластерлар; биологик актив препаратлар төзү; нефть химиясе һәм геохимия; молекуляр, супрамолекуляр һәм наноүлчәмле системаларның стереохимия һәм кристаллохимиясе; функциональ материаллар диагностикасы. Органик һәм физик химия институты Россиядә дарулар сыйфатына дәүләт контроле буенча беренче төбәк үзәге булдырылган. Институт фосфорорганик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясен алуга кандидатлар сайлауда актив катнаша.
Казан физик-техник институтының эшчәнлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт: конденсацияләнгән мохитләрне, шул исәптән үткәргечләр һәм сыек кристалларны тикшерү; тиз ага торган процессларны тикшерү өчен яңа магниторезонанс, оптик һәм акустик ысулларны; микроэлектрониканың физик һәм физик-химик нигезләрен, каты җисемнәрнең өслеген диагностикалау, яңа буын медицина приборларын тикшерү.
Ул институтта үсемлек күзәнәкләренең сигнал системалары һәм аларның җайлашу һәм иммунитетта роле; үсемлек күзәнәкләрен үстерү һәм дифференциацияләү механизмнары; ферментларның структурасы, динамикасы һәм функцияләре; нейромедиациянең һәм хеморецепциянең молекуляр механизмнары; хайваннарда һәм үсемлек күзәнәкләрендә транспорт процесслары механизмнары өйрәнелә.
Тикшеренүләрнең төп юнәлешләре булып йока стеналы конструкцияләрнең механикасы, гидро- аэро- сыгылмалы һәм дулкын системаларының механикасы.
Жылылык массасы алмашы, энергетикада һәм сәнәгатьтә термодинамика; ресурс һәм энергияне сак тоту технологияләрен һәм җайланмаларын эшләү; органик чималдан энергия җитештерү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге тикшеренүләр; үсеш стратегиясен комплекслы тикшеренүләр үткәрә фәнни үзәк.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.