Ринат Харисов (1949)
ширкәт җитәкчесе (Бөгелмә, ТР, РФ) / From Wikipedia, the free encyclopedia
Ринат Харисов, Ринат Гата улы Харисов (1949 елның 1 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чирмешән районы, Иске Үтәмеш — 2020 елның 14 сентябре, РФ, ТР, Бөгелмә) — Татарстанның нефть-химия сәнәгате хезмәткәре, 1995—2006 елларда «Татнефтегеофизика» ААҖ генераль директоры. 2006—2017 елларда «ТНГ-Групп» нефть сервисы ширкәте генераль директоры. Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстанның атказанган геологы. Халыкара минераль ресурслар академиясе академигы.
Кыска фактлар Ринат Харисов, Туган телдә исем ...
Ринат Харисов | |
---|---|
Туган телдә исем | Ринат Гата улы Харисов |
Туган | 1 апрель 1949(1949-04-01) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чирмешән районы , Иске Үтәмеш |
Үлгән | 14 сентябрь 2020(2020-09-14) (71 яшь) РФ, ТР, Бөгелмә |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ ССРБ→ РФ |
Һөнәре | нефтьче, генераль директор |
Сәяси фирка | Бердәм Русия |
Җефет | Люция Хөснетдин кызы |
Балалар | кызы Ләйсән, улы Булат |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе Татарстанның атказанган геологы |
Ябу
Википедиядә Харисов фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.