![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/f/f7/Minnikhanov_and_Jordan_%25282007-07-24%2529_05.jpg/640px-Minnikhanov_and_Jordan_%25282007-07-24%2529_05.jpg&w=640&q=50)
Радик Гайзатуллин
From Wikipedia, the free encyclopedia
Радик Рәүф улы Гайзатуллин (рус. Гайзатуллин Радик Рауфович) — Татарстанның дәүләт эшлеклесе, Татарстан финанс министры (2002 елдан). Икътисад фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган икътисадчысы (1996).
Радик Гайзатуллин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Радик Рәүф улы Гайзатуллин |
Туган | 20 июль 1964(1964-07-20) (59 яшь) Яңа Тинчәле, Буа районы, ТАССР |
Яшәгән урын | Телман урамы, Казан[1] |
Һөнәре | икътисадчы |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() |
Ул 1964 елның 20 июлендә ТАССРның Буа районы Яңа Тинчәле авылында туа. 1985 елда «Бухгалтерлык хисабы һәм авыл хуҗалыгында хуҗалык эшчәнлеге анализы» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1985-1986 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1986-1988 елларда — Лаеш районы «Маяк» колхозында баш бухгалтер, 1988 елда — Лаеш районы агросәнәгать оешмасының контроль-ревизия эше буенча төп белгече, 1988-1999 елларда «Бөреле» Агрофирмасының баш бухгалтеры булып эшли.
1999 елдан башлап — дәүләт хезмәтендә. Башта Татарстан Республикасы финанс министрлыгының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлекне финанслау бүлеге башлыгы, соңрак Татарстан финанс министры урынбасары һәм беренче урынбасары булып билгеләнә. 2002 елның 18 июнендә Татарстан Республикасы финанс министры булып эшли башлый.
Өйләнгән, улы һәм кызы бар.