Радий Хәбиров

From Wikipedia, the free encyclopedia

Радий Хәбиров

Радий Хәбиров, Радий Фәрит улы Хәбиров (баш. Радий Фəрит улы Хəбиров, рус. Хабиров Радий Фаритович, 1964 елның 20 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Ишембай районы, Сайран) — РФ һәм БР дәүләт эшлеклесе, Башкортстан Республикасы Башлыгы (2019 елның 8 сентябреннән; 2018 елның 11 октябреннән — в.в.б.[1]), Башкортстан хөкүмәте башлыгы (2019[2]—2020), БР президенты администрациясе башлыгы (2003 ел, октябрь—2008), РФ президентының эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары (2009—2016, сентябрь), юридик фәннәр кандидаты (1998), БР атказанган юристы (2008). Классик һәм грек-рим көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидат. 2нче класслы РФ дәүләт киңәшчесе (2009[3]). Хокук гыйлеме буенча 30лап фәнни хезмәт авторы.

Кыска фактлар Радий Хәбиров, Башкортстан Республикасы Башлыгы ...
Радий Хәбиров
Thumb
Башкортстан Республикасы Башлыгы
Вазыйфада
Вазыйфага керешкән
2019 елның 8 сентябре
2018 елның 11 октябреннән — в.в.б.
Президент Владимир Путин
Аңа кадәр Рөстәм Хәмитов
Башкортстан хөкүмәте башлыгы
Вазыйфада
2019 ел  2020 ел
Аңа кадәр Рөстәм Мәрданов
Дәвамчысы Андрей Назаров
Красногорск шәһәр округы башлыгы
Вазыйфада
2017 ел  2018 ел
Аңа кадәр Михаил Сапунов
Дәвамчысы Эльмира Хаймурзина
Россия Федерациясе Президенты Администрациясенең Эчке сәясәт буенча идарә башлыгы урынбасары
Вазыйфада
2009 ел  2016 ел
Туган 20 март 1964(1964-03-20) (60 яшь)
Ишембай районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әни Разия Исхак кызы (1933—2015)
Әти Фәрит Барый улы (1930—2003)
Белем Башкорт дәүләт университеты һәм Билкәнт университеты[d]
Ябу

2024 елның 6-8 сентябрендә узган сайлауларда икенче срокка Башкортстан Башлыгы итеп сайланган[4].

Тәрҗемәи хәле

Thumb
Р. Ф. Хәбиров

1964 елның 20 мартында БАССР Ишембай районы Сайран авылында укытучылар гаиләсендә өченче бала булып туган. Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын (1998), Төркиянең Билкәнт университетында магистратура (Әнкара, 1994) тәмамлаган. БДУда «Россия Федерациясендә уңайлы әйләнә-тирә мохиткә хокукның барлыкка килүе һәм үсеше» (рус. Становление и развитие права на благоприятную окружающую среду в Российской Федерации) темасына юридик фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаган (1998, фәнни җитәкчесе проф. Фәнис Раянов[5]). Хәрби хезмәттә булган (1982—1984).

Хезмәт юлы

1981—1982 елларда — Ишембай транспорт машина төзелеше заводында фрезерлаучы өйрәнчеге.

1989 елдан — БДУ юридик факультетында: дәүләт хокукы һәм совет төзелеше кафедрасы ассистенты, БДУ студентларының һөнәри берлеге рәисе (1989—1992), өлкән укытучы (1994—1998), юридик факультет деканы урынбасары, доцент (1998—2002), БДУ хокук институты директоры в.б., директоры (2002—2003).

2003, сентябрь —2008, июль — БР президенты администрациясе җитәкчесе. «Торак һәм күчемсез милек белән махинация ясавы, декларациясендә шәхси милкен тулысынча күрсәтмәве өчен», Мортаза Рәхимов тарафыннан эшеннән бушатыла [6][7].

2008, август—декабрь — РФ президенты эчке эшләр идарәсенең РФ Федераль җыены, сәяси фиркаләр һәм Иҗтимагый пулат (2014 елга кадәр) белән багланышлар департаменты директоры.

2009—2016, сентябрь — РФ президентының эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары. 2016 елның 19 сентябрендә әлеге вазифадан китү турында гариза яза[8][9].

2017—2018 елларда — Красногорск шәһәр округы башлыгы.

2018 елның 11 октябреннән — БР Башлыгы вазыйфасын башкаручы.

2019 елның 8 сентябреннән — БР Башлыгы[10].

2019 елның 28 октябреннән — Башкортстан хөкүмәте башлыгы[11].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2008 — БР атказанган юристы
  • Почет ордены (РФ)
  • 2015 — «Бурычка тугърылык» ордены (Кырым) — батырлык, патриотизм, актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлек, Кырым Республикасының бердәмлеген ныгытуга, үсешенә һәм чәчәк атуына керткән шәхси өлеше өчен һәм Кырымның Россия белән кушылуы көне уңаеннан[12]
  • 2021 — Александр Невский ордены (РФ) — Башкортстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык тырыш хезмәте өчен[13][14].
  • 2023 ― Россия Журналистлар берлегенең «Һөнәри берләшмә алдындагы хезмәтләре өчен» мактау билгесе [15]
  • 2023 ― «Халыкара хезмәттәшлеккә керткән өлеше өчен» күкрәк билгесе[d] (РФ чит ил эшләре министрлыгы)[16]
  • 2024 ― IV дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены[17]

Гаиләсе

Беренче хатыны Лариса (Лукьянова), юрист, кызлары Светлана (Кәримова), Рита (1987-2013).
Икенче хатыны Каринэ (Хәбирова), уллары Фәрит һәм Тимер (2021) [18].

Милләте төгәл билгеле түгел. Башкорт, татар, татарларның этник төркеменнән (типтәр, мишәрләрләрдән) чыгуы мөмкин[чыганагы?].

Радий Хәбиров:

Мин мөселман һәм дингә ышанам. Тик шулай кызык килеп чыкты, минем өч балам да — православие динендә[19]

Эшчәнлекне бәяләү

Thumb
В. В. Путин (с) белән. 2019

Уңай

Тискәре

  • «Абдрахман» башкорт халык җырында "Якын күргән дустан да яманы юк, Авыр чакта сиңа ят булса" сюжеты Радий Хәбиров тарафыннан Куштау шиханын юкка чыгару карарына (2018) охшаш[чыганагы?]. 2018 ел ахырында Башкортстан Хөкүмәте «Башкортстан сода компаниясе» чималын эшләү өчен кушарга дигән карар кабул итте [20]. Моннан алда Р. З. Хәмитов Башкортстан икътисадын диверсификацияләү дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, барлык шиханнарны эшләнмәләренә каршы кискен сүзләр әйтте (компанияне сода алуның фәнни алымнарына стимуллаштыру күздә тотыла иде).

Гаепләү белдерү

2024 елның июлендә Украина прокуратурасы Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка һәм Уфа мэры Ратмир Мәүлиевка читтән торып гаепләү белдергән. Прокуратура аларны «Россия гаскәрләренең ихтыяҗларын матди тәэмин итүгә булыша», ди. Түрәләргә Украинаның «чикләрен үзгәртү максаты белән кылынучы гамәлләрне финанслау» дигән гаепләү белдерелгән[21].

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.