From Wikipedia, the free encyclopedia
Рада Нигъмәтуллина, Рада Хөсәен кызы Нигъмәтуллина (1931 елның 14 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан — 2019 елның 12 октябре, РФ, ТР, Яшел Үзән районы, Васильево) — татар хатын – кызларыннан беренче рәссам - сынчы. Тукай премиясе лауреаты (2007 ел). ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1971).
Рада Нигъмәтуллина | |
---|---|
Туган телдә исем | Рада Хөсәен кызы Нигъмәтуллина |
Туган | 14 апрель 1931 СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Үлгән | 12 октябрь 2019 (88 яшь) РФ, ТР, Яшел Үзән районы, Васильево |
Яшәгән урын | Лена урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР |
Әлма-матер | 80 нче мәктәп һәм И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d] |
Һөнәре | рәссам - сынчы |
Балалар | Изабелла Рогожина, Марина Нигъмәтуллина |
Бүләк һәм премияләре | (2007) |
1931 елның 14 апрелендә Казанда туган. Шәриф Камал исемендәге 80нче санлы мәктәпне (1934-1940 елларда – 1 нче санлы) тәмамлый[2].
Казан сәнгать училищесын (1954), И. Е. Репин исемендәге Ленинград сәнгать, скульптура һәм архитектура институтын (1960) тәмамлый. Диплом эше «Миләшкәй»не «бишле»гә эшли. Остазлары — Михаил Аникушин, Садри Ахун.
Иҗатында Габдулла Тукай шигъриятен, Салих Сәйдәшев музыкасын, татар театрын һәм татар халык авыз иҗатын чагылдыра.
«Уеннан уймак», «Беренче сыйныфлар», «Апуш», «Әллүки», «Сара Садыйкова»[3], «Сөембикә» сыннары авторы.
Ире Виктор Рогожин, күренекле сынчы, Татарстанның халык рәссамы.
2019 елның 12 октябрендә каты авырудан соң вафат[4].
Рада Нигъмәтуллина сыннары салкын таштан булуына ышанасы да килми. Алардан җылылык һәм нәфислек бөркелә[5] |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.