From Wikipedia, the free encyclopedia
По Нагар безнең эраның 781 елга кадәр нигезләнгән Чам гыйбадәтханәсе, ул урта гасыр Каутхара морзалыгында урнашкан, Вьетнамда хәзерге Нха Транг янында. Ул илнең Алиһәсе Ян По Нагарга багышланган, аны Һинд дине Алиһәсе Бхагавати һәм Махишасурамардини белән туры китерәләр, Вьет телендә ул Тхиен И Тханх Мау дип атала.
781 ел белән даталанган стела Чам Патшасы Сатьяварман "Ха-Ра Күпере" өлкәсендә янә хөкем сөрә башлаган һәм бөлгән гыйбадәтханәне янә торгызган. Бу язмадан күренгәнчә бу өлкә вакытлыча чит ил хөкеме астында калган һәм чит ил вандаллары инде булган гыйбадәтханәгә зыян китергәннәр. Башка стелалар гыйбадәтханәдә бизәнү әйберләре белән бизәлгән һәм фәрештә башына охшаган мукхалинга булган. Чит ил караклары, мөгаен Ява кешеләре, "үләксәдән дә начаррак ризык ашаучы куркыныч караңгы һәм ябык, үлем кебек куркыныч һәм усал кешеләр" корабларда килеп бизәнү әйберләрен урлаганнар һәм линганы ватканнар.[1] Гәрчә патша караклар артыннан диңгезгә кадәр куса да, хәзинә мәңгегә югалган. Стелаларда язылганча патша линганы 784 елда торгызган.[2][3] Хариварман I хөкеме астында Чамнарның хәрби җитәкчесе Сенапати Пар 817 елда кертем ясаганнар. Сенапати Джаяварман II хөкеме астындагы кхмерларга һөҗүм ясаган. Хариварман I-нең варисы аның улы Викрантаварман II булган, ул инде кертемнәр ясаган. [1] Чам Патшасы Индраварман III-нең 918 ел стеласында Бхагавати Алиһәсенә алтын сын төзергә әмер язылган. Соңгырак стелаларда игълан ителгәнчә баштагы алтын сын 950 елда Кхмер халкының Раджендраварман II тарафыннан урланган [1] һәм 965 елда патша Джая Индраварман I югалган сынны яңа таштан ясалганы белән алмаштырган.[1][3] 1050 ел белән даталанган стелада сынга Джая Парамешвараварман I тарафыннан җир, коллар, бизәнү әйберләре һәм асыл металлар тәкъдим ителгән булган.[3] Парамабодхисаттва илне янә берләштерүдән соң "бай тәкъдимнәр" ясаган.[3] Джая Индраварман III 1141 елда гыйбадәтханәгә Шивалинганы һәм Шришана Вишнуны биргәннәр һәм 1143 елда тагын бер бүләкне биргәннәр.[3] 1160 елда Джая Хариварман I "бай бүләкләр тәкъдим иткән".[3] Язмада расланганча Кхмер Империясенең Джаяварман VII-се "Чампаның башкаласын алган һәм барлык лингаларны алып киткән."[1] Соңрак стелаларда язылганча Ян По Нагар Алиһәсенең культы булган һәм шулай ук Һинд диненең һәм Буддизмның төп Ходайларына багышланган потлар булган.[4] 17-енче гасырда Чампаны Вьет кешеләре яулап алганнар һәм гыйбадәтханә манарасын алып аны Тхиен И Тханх Мау Манарасы дип атаганнар.[5] Алиһә һәм манара турында күпсанлы Вьетнам риваятьләре барлыкка килгән.
По Нагар комплексы Чу Лао Тавында урнашкан. Ул өч дәрәҗәдән тора, иң соңгысында ике рәт манара бар. Иң баш манара якынча 25 метр биеклектә.[6]
Гыйбадәтханәнең үзәк поты ул аякларын кисештереп утырган, бары тик күлмәк кигән, төрле әйберләр тоткан ун куллы 1,2 м биеклектәге Ян По Нагар Алиһәсенең таш сыны. Вьетнам галиме Нго Ван Доанх буенча бу атрибутлар Ян По Нагар шулай ук су үгез формасындагы шәйтанны үтерүче Һинд дине Алиһәсе Махишасурамардини яки Дурга Алиһәсе белән тәңгәл китерелергә мөмкин. Махишасурамардини Алиһәсенең башка сыны гыйбадәтханәгә керү өстендәге фронтонда: ул балта, лотос һәм чукмар тоткан һәм су үгезендә торган дүрт куллы Алиһәне сурәтли.[7] Бу сын 10-ынчы гасыр ахырыннан яки 11-енче гасыр башыннан Чампа сәнгате стилена карый.[8]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.