From Wikipedia, the free encyclopedia
Пенза дәүләт университеты (рус. Пензенский государственный университет) — Пенза шәһәрендә урнашкан дәүләт университеты. 1943 елда нигез салына. Университет составында 8 институт һәм 8 факультет[2][3].
Объект культурного наследия России регионального значения рег. № 581710874650005 (ЕГРОКН) объект № 5800021000[1] (БД Викигида) |
ССРБ Халык Комиссарлары шурасының каршындагы Бөтенсоюз комитеты югары мәктәп эшләре буенча ССРБ Халык Комиссарлары шурасының «Пенза шәһәрендә Одесса индустриаль институт эшчәнлеген яңарту турында» боерыгы нигезендә 1943 елның 3 июлендә Пензага эвакуацияләнгән Одесса индустриаль институты нигезендә барлыкка килә[4].
«Пенза индустриаль институты» исеме астында 1943 елның 1 ноябрендә 11 кафедра составында ачыла[4]. 1959 елда ССРБ югары белем министры боерыгы белән Пенза индустриаль институты Пенза политехника институты итеп үзгәртелә, ә төзелеш факультеты нигезендә Пенза инженер-төзелеш институты төзелә[4].
1993 елның 5 июлендә Россия Федерациясе югары белем бирү буенча Дәүләт комитеты рәисе боерыгы белән Пенза политехника институты «Пенза дәүләт техник университеты» итеп үзгәртелә[4].
1998 елның 22 гыйнварында Россия Федерациясенең гомуми һәм һөнәри белем бирү министры боерыгы белән Пенза дәүләт техник университеты Пенза дәүләт университеты дип үзгәртелә[4].
Россия милли рейтингында 2010 елда университет 57 нче урынны. әлеге чыганактан 2017-06-13 архивланды. 2020-12-20 тикшерелгән. алган, 2011 елда 32 нче урынны. әлеге чыганактан 2016-03-29 архивланды. 2020-12-20 тикшерелгән. алган, 2012 елда 49 нчы урынны. әлеге чыганактан 2017-06-13 архивланды. 2020-12-20 тикшерелгән. алган.
Пенза дәүләт университетына түбәндәге институтлар керә[2]:
Пенза дәүләт университеты түбәндәге факультетларны үз эченә ала[3]:
Пенза дәүләт университеты составына түбәндәге филиаллар керә[6]:
Техник фәннәр докторы, профессор, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе В.И. Левин «Троицкий вариант — наука» газетасында отставкадагы полиция генералы А.Д. Гуляковны Пенза дәүләт университетының ректоры[7] итеп сайлау сәбәпле «моңарчы узмаган шок кичерүен« билгеләп үтә. Левин фикеренчә, мондый карар университет абруена зыян китерә, отставкадагы көчченең университетны тулысынча белмәүе мәгънәсез һәм бу бары тик бер ысул белән генә аңлатыла ала: лояль ректор куелган. Левин фикеренчә, Гуляков үзе дә фән һәм мәгариф өлкәләреннән ераклыгын кире какмый[8].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.