Пакистан һимны
дәүләт гимны Пакистан / From Wikipedia, the free encyclopedia
Пакистан Ислам Җөмһүриятенең дәүләт гимны урду телендә «Қәвмий Тәранә» (урд. قومی ترانہ; “Милли гимн”) дигән сүз. «Пак Сәрзәмийн» (پاک سرزمین; “Саф-пакь җирем”) дип тә йөртелә. Гимнның көен 1949 елда Пакистан музыканты һәм көйязары Әхмәд Гуләм Гали Чагла (احمد غلام علی چھاگلہ ) иҗат иткән. Ул тулысынча Көнчыгыш музыкаль традицияләренә нигезләнеп, 21 музыка коралыннан торган җирле оркестрлар өчен, ләкин Көнбатыш музыкантлары һәм җырчылары да җиңел башкарырлык итеп язылган. Дәвамлылыгы — 80 секунд, бу церемонияләр үткәрүнең халыкара таләпләренә сыеша. Гимн текстын Әбү Әл-Әсәр Хафиз Җәләндһари (ابو الاثر حفیظ جالندھری) 1952 елда “югары фарсы шигърият теле”ндә язган.[1][2][3]
Пакистан һимны | |
Дәүләт | Пакьстан |
---|---|
Көйязар | Ahmed Ghulamali Chagla[d] |
Текст авторы | Abu-Al-Asar Hafeez Jullundhri[d] |
Тональлек | си-бемоль мажор[d] |
Пакистан һимны Викиҗыентыкта |
Пакистан гимны 1954 елның 13 августында кабул ителгән, шул ук көнне көйязар Җәләндһари аны башкала радиосы аша үзе җырлап, халыкка җиткергән.