Одиссея
From Wikipedia, the free encyclopedia
«Одиссея» (бор. грек. Ὀδύσσεια) — борынгы грек шагыйре Гомерга нисбәтләнгән «Илиада» дан соң икенче классик поэма. Безнең эрага кадәр VIII гасырда яки бераз соңрак язылган. Троя сугышы тәмамланганнан соң туган иленә кайткан вакытта Одиссей исемле мифик геройның маҗаралары, шулай ук Одиссейны Итакада көткән хатыны Пенелопа маҗаралары турында сөйли.