From Wikipedia, the free encyclopedia
Сәед Имамеддин Нәсими́ (әзери. İmadəddin Nəsimi) — азәрбайҗан шагыйре. Төрки, гарәп, фарсы телләрендә иҗат иткән. Газәл һәм робагыйлар остасы.
Суфыйчылыкның «хәрефчелек» дип аталган фәлсәфи-пантеистик юнәлешен алга ала. Аллаһ белән кеше арасына тигезлек билгесе куя. Кешене олылаганы, тәңреләштергәне өчен «дәһри» диеп игълан ителә, тиресе тунап үтерелә.
Нәсими суфыйчылык тәгълиматын фарсы әлифбасының 32 хәрефе ярдәмендә аңлатып бирә. Аныңча, дөньядагы җанлы һәм җансыз нәрсәләрне хәрефләр ярдәмендә язып була. Аллаһ, галәм, табигать, кеше һ.б. сүзләр хәрефләр ярдәмендә белдерелә ала.
Нәсими — гыйсъянчы шагыйрь, аның шигырьләрен уку, аны искә алу озак еллар тыелган була. Кешене олылавы, тәңреләштерүе белән төрки ренессансына нигез салучыларның берсе.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.